Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачагымда яратмадылар». Үсмер кыз әтисе, әнисе, абыйсы, энесе булган өйгә ут төрткән

news_top_970_100
«Балачагымда яратмадылар». Үсмер кыз әтисе, әнисе, абыйсы, энесе булган өйгә ут төрткән
https://pixabay.com/

22 майда Братск шәһәрендә 18 яшьлек кыз әти-әнисе белән талаша. Шуннан соң ул туганнарын йортта яндырырга карар кыла. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Кыз ярдәмгә 32 яшьлек танышын чакыра. Алар өйгә керә торган ишек янына яна торган әйберләр, коры үлән, автомобиль покрышкалары алып килеп өя. Ишекне терәтеп куялар, якында тора торган газ баллонын ачалар һәм өйгә ут төртәләр.

Бу вакытта өйдә кызның 54 яшьлек атасы, 52 яшьлек анасы, 15 һәм 19 яшьлек энесе һәм абыйсы була. Алар барысы да тереләй янып үлә язган. Янгынны күршеләр күреп алып, алар утны сүндерә, эчтәге кешеләрне урамга алып чыгалар. Беркем дә зыян күрмәгән. 

Өйгә ут төртүчеләрне берничә сәгатьтән тоткарлыйлар. Кыз туганнарын тереләй яндырып үтерергә маташуын әйтә. 

"Ул әти-әнисен гел талашып торган өчен үтерергә маташуын әйтте. Ул ата-анасына күптән үпкәләп йөри. Имеш, аны балачагында яратмаганнар. Кыз һәм аның танышы сүзләренчә,  ут капкач өйдәге кешеләр тәрәзәләрдән чыкмасын өчен, алар таяк тотып чиратлап кизү торган. Шаһитлар килеп җиткәч, ут төртүчеләр качып киткән", - дигән сайт чыганагы.

Җинаять эше ачылган, кызны кулга алганнар. Аның танышы моңа кадәр хөкем ителгән кеше булуы ачыкланган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100