Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балабыз була алмый. Ирем энесеннән бала табып бирүемне сорый...»

news_top_970_100

Хәзер минем тормышта бик авыр вакыт. Без ирем белән 8 елдан артык бергә яшибез, миңа 28, аңа 30 яшь. Күптән өйләнешсәк тә, бала алып кайтырга ашыкмадык. Башта ныклап аякка басарга, карьера төзергә теләдек, фатир алдык, ремонт ясадык.

Ә соңыннан мин торган саен ешрак кечкенә балаларга игътибар итә башладым. Аннан, вакыт та бара бит... Тик безнең бернәрсә дә барып чыкмады. Беренче тикшеренүдә үк проблеманың иремдә булуы ачыкланды – аның баласы була алмый. Хәтта ЭКО һәм башка төрле ясалма орлыкландыру вариантлары да безгә туры килми иде. Бу – шок, депрессия, иремнең минем белән аерылышырга теләве булды.

«Бала да ясый алмаган килеш, нигә кирәк мин сиңа!» – диде.

Мин иремне яратам, ул миңа кадерле, кирәк, тик бу хәл...

Без озак сөйләштек, төрле вариантлар карадык. Әгәр китсәм, башка гаилә кора алам һәм бала таба алам, дип уйладым. Ләкин иремне артык нык яратам, болай ташлап китү хыянәт белән бер була.

Детдомнан бала алырга теләмәдек, гәрчә күпләр мондый вариант киңәш итеп карады. Янәсе, күпме ятим бала бар, ә сез үзегезнекен телисез... Ләкин бу – безнең принцип, шуңа күрә әлегә элек яшәгәнчә яшәргә уйладык. Ә Яңа елны бәйрәм иткәндә, ирем энесенә карады да чыгу юлын тапты. Дөресен әйтәм, мин мондый вариантка шундук шатландым. Ул – иремнең бертуган энесе, ә донор түгел, кеше дә әзрәк белер иде. Ирем энесе белән сөйләште, тегесе ризалашты.

Юк, бу секс белән шөгыльләнү дигән сүз түгел, ә клиникада эшләнә торган процедура. Ләкин билгеләнгән көн якынлашкан саен, ныграк шикләнә башладым.

Минем ирем һәм аның энесе – бөтенләй икесе ике кеше. Тышкы кыяфәтләре буенча түгел, ә холыклары буенча. Ирем – акыллы, үҗәт, гадел, тәвәккәл, кыю кеше, ә энесе – аның нәкъ капма-каршысы. Бәлки, ул төпчек бала булып, иркәләнеп үскәнгә шулайдыр. Һәм минем нәкъ шундый улым булса дип, куркып күз алдына китерәм.

Алай гына да түгел, бала тугач, мөнәсәбәтләр үзгәрүе турында беләм. Соңыннан ирем «мин теләмәдем, син теләдең бит» дип мине гаепләмәсме. Ирләрнең мондый хәлләрне оста гына борып җибәрүләрен беләм мин, минеке дә искәрмә түгел. Яки башка хатын-кызны очратса, ә мин бала белән ялгыз калсам, миңа соңыннан тормыш кору тагын да авыррак булачак бит.

Әгәр хәзер баш тартсам, ирем белән алга таба нинди перспективалар? Мин дә бала телим, ирем дә тели. Әгәр хәзер моннан баш тартсам, киләчәктә нормаль тормышка шансны кулдан ычкындырырмын кебек. Иремнең энесе физик яктан сау-сәламәт бит, ә аның ниндидер рухи җитешсезлеге балама күчмәс дип, күз йомып ризалашырга гына кала бугай.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2023
    Исемсез
    Куп уйлама, тап та куй
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100