Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәләбәйдә яшь ярымлык малайга анасы пычак кадаган

news_top_970_100

Башкортстанның Бәләбәй районында 1,5 яшьлек улына пычак кадаган 22 яшьлек хатынны хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

Бала елый, анасына хәмер эчәргә комачаулый – аның гаебе шул була. Бәләбәй районара прокуратурасы гаепләү карарын раслаган инде.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2023 елның 7 октябрендә әни кеше, исерек килеш, бергә яши торган ире белән талаша. Алар көнчелек аркасында сүзгә килә, ир өйдән чыгып китә, хатын исә елый башлаган баласына ташлана. Ул нәни малайга кимендә 3 тапкыр пычак кадый. Баланың корсагына 1 тапкыр, битенә кимендә 2 тапкыр суга. Аннары өйдән чыгып китә, узып баручы хатынны туктатып, «ашыгыч ярдәм» чакырырга сорый.

Баланы «ашыгыч ярдәм» табиблары коткара. Аны, санавиация белән, Уфага балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр.

Хәзер сабый әтисе белән яши. Әни кеше моңа кадәр, ана булу вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул гаебен таный. Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2024
    Исемсез
    Баланы ни өчен әтисенә шундук бирмәгәннәр! Анасының үтергәнен көткәннәрме, опека оешмасы халатность күрсәткән!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100