Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала зәңгәрләнгәч, әнисен чыгарып җибәрделәр». Табиб караганда 13 яшьлек малай үлгән

Үсмергә ике яклы гайморит диагнозы куйган булганнар.

news_top_970_100
«Бала зәңгәрләнгәч, әнисен чыгарып җибәрделәр». Табиб караганда 13 яшьлек малай үлгән
https://pixabay.com

2019 елның декабрендә Анапа шәһәрендә ЛОР-табиб караган вакытта бер малай вафат була. Атасы Егор Ш. баласының үлеме турында сөйли. Баланың борыныннан гел агып йөргәч, алар табибка мөрәҗәгать иткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Табиб караганда бернинди сорау бирмәде, баланың авыру тарихын да карамады, аллергиясе бармы икәнен дә белешмәде. Баланы карагач, табиб снимок ясатырга кушты. Снимокны тикшергәч, ул борын куышлыгын юдырырга карар кылды», — ди Егор.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, балада ике яклы үлекле гайморит була. «Табиблар борынның лайлалы тышчасына анестезия ясый. Аннары чиратлап пункция ясыйлар, уң һәм сул як гаймор куышлыкларын юдыралар. Бер мизгелдә пациентның хәле китә һәм аны реанимациягә озаталар. Бала шунда вафат була», — дип аңлатканнар Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ләкин баланың ни сәбәпле үлгәне ачыкланмаган. Якынча белешмә буенча, бала билгесез шоктан вафат булган. 

Әтисе сүзләренчә, икенче борын тишеген тишеп җибәргәч, баланың хәле китә, ул сулыш алудан туктый һәм зәңгәрләнеп килә. Табиб ясалма сулыш алдыра башлый, әнисен кабинеттан чыгарып җибәрәләр. Берничә минуттан малайны реанимациягә алып китәләр. 

Баланың атасы гаделлек эзли. Аның сүзләренчә, инде шактый вакыт узса да, баланы караган табиб әле дә үз урынында эшли.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Анапа шәһәрендә ЛОР-табиб караган вакытта 13 яшьлек үсмер бала үлү турындагы эшне үз контроленә алды, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100