news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала югалу очрагын кисәтү өчен киңәшләр

news_top

Бала югалу очрагын ничек кисәтергә — бу хакта «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды киңәшләре «РИА Новости» ясайтында чыкты.

Балага таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә һәм алардан бернәрсә дә алырга ярамаганын аңлатырга кирәк.

Балаларга чит кешеләр белән беркая да барырга ярамаганын төшендерергә кирәк — мәче, эт карарга дип тә, тутый кош ашатырга, дип тә барырга ярамый.

Югалган очракта, балага үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәтү мөһим.

Балалар түбәндәге белешмәне яттан белергә тиеш:

  • әти-әнисенең телефон номерын,
  • фамилиясен,
  • исемен һәм атасының исемен,
  • өй адресын.

Ата-аналарга киңәш — балалар белән күбрәк аралашырга һәм аларның кая баруын белеп торырга кирәк. Балага якынрак булу мөһим: ул ышансын, серләрен яшермичә, кирәкле мәгълүматны әйтә алсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар