Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала ятим». Этләре бакчага кергән өчен, бабай күрше хатынны һәм аның кызын атып үтергән

news_top_970_100
«Бала ятим». Этләре бакчага кергән өчен, бабай күрше хатынны һәм аның кызын атып үтергән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Ростов өлкәсендә 75 яшьлек ир-ат 2 хатын-кызны үтерүдә шикләнелә. Күрше эте аның бакчасына кереп, чәчәк түтәлен таптагач, бабай хуҗа хатынны һәм аның кызын атып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кечкенә генә хуторда 42 яшьлек Алена белән аның 67 яшьлек анасы Екатеринаны үтерәләр. Һәрчак мөлаем, пөхтә киенгән, эчми торган Дмитрий белән ни булганын аңламыйлар. Аның 2 олы улы да бар. авыл халкы аны яхшылар рәтендә искә ала.

Дмитрий төзелеш белән шөгыльләнә. Үзенең корбаннары белән күп еллар буена күрше булып яши, аларны уртак койма гына аерып тора. Мәрхүмә хатын белән аның кызы турында да беркем дә начар әйбер искә төшерә алмый. Тәртипле, эшчән, эчми торган кешеләр.

«Гаиләләр берсеннән-берсе яхшырак», – ди авылдашлары.

Бер версия буенча, бабай күршеләрен бакчага кергән эт өчен үтерә. Эт коймадагы тишектән Дмитрий бакчасына керә, чәчәк клумбаларын шактый гына таптый. Бу вакытта Екатерина кызыл карлыган җыя, Дмитрий аңа койманы төзәтергә әйтеп кычкыра, хатын исә кисәтүгә игътибар итмәгән, мөгаен.

Тикшерү версиясе буенча, шуннан соң Дмитрий ишегалдына кереп китә, иске ау мылтыгын тартып чыгара – 50-60нчы еллардагы. Күршеләренең ишегалдына кереп китә. Дмитрийның хатын өйдә кала, ул берни ишетми, күрми. Күршеләргә җиткәч, Дмитрий күрше хатынның башына ата, ул урында ук үлә. Тавышка өйдән күрше кызы чыга, ул котырган күршенең мылтыгын тартып алмакчы була. Бабай Аленаны да атып үтерә.

Аленаның 13 яшьлек кызы качарга өлгерә, бала һәм аның атасы исән кала. Әти кеше эштә була.

Аннары Дмитрий үзенең сараена китә һәм үлә.

«Менә ни ясады, ә! Баланы ятим калдырды, үзе яшисен яшәгән инде», – ди авылдагы бер хатын.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100