Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала яралгысы белән эксперимент ясаган галимне үлем җәзасы көтә

ДНКсы үзгәртелгән эмбрионнан игезәк кызлар дөньяга килгән.

news_top_970_100
Бала яралгысы белән эксперимент ясаган галимне үлем җәзасы көтә

Кытайда бер галим бала яралгысының геномын үзгәртү буенча эксперимент ясадым дип сөйләгән. Хәзер аңа үлем җәзасы бирүләре ихтимал. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Хе Цзянькуй исемле галимне декабрь аенда Шэньчжэнь шәһәрендә сак астына алганнар. Физикка карата ришвәтчелек, коррупция буенча тикшерү бара. Ә болар өчен Кытайда үлем җәзасы бирәләр.

Галим фәнни конференцияләрдә сенсацияле чыгышларыннан соң юкка чыга. Ул ВИЧ белән авыручы ир һәм аның хатыны күзәнәкләреннән барлыкка килгән эмбрионнарның геномын үзгәрттем дип раслый. Бу эшен ул балалар ВИЧ йоктырмасын өчен эшли. Экспериментларның төгәл нәтиҗәләрен галимнең хезмәттәшләре дә белми, диелгән әлеге хәбәрдә.

Цзянькуй геном белән экспериментлары өчен 50 мең доллар чамасы акча алган. Аның бу экспериментларны финанслау өчен үз акчасын тотмавы да билгеле. The Telegraph басмасы хәбәр иткәнчә, физик Цзянькуй үз экспериментлары вакытында хезмәттәшләренең дә ярдәмен файдаланырга тиеш булган.

Моңа кадәр Кытай галиме ДНКсы редакцияләнгән балалар тууы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, ул җиде парның эмбрионын үзгәрткән. Бер очракта гына хатын-кыз авырга узган. Шуннан соң үзгәртелгән ДНКлы игезәк кызлар туган. Галим максаты — балаларны ВИЧ авыруыннан саклау булуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100