Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала вакытында күршесе урлап, сатып җибәргән егет 30 елдан соң анасын эзләп тапкан

Ир-ат туган йорты турында искә төшергән барлык белешмәне туплап, үзе карта ясаган.

news_top_970_100
Бала вакытында күршесе урлап, сатып җибәргән егет 30 елдан соң анасын эзләп тапкан
https://pixabay.com

Кытайда яшәүче 37 яшьлек ир-атны бала чагында гаиләсеннән урлап алып киткәннәр һәм башка кешеләргә сатканнар. Ир-ат хәзер генә үзенең анасын эзләп тапкан. Ул нәни чакта истә калдырган урыннардан карта ясаган. Бу турыда South China Morning Post басмасына сылтама белән Лента.ру яза.

Ли Цзинвэй исемле малайны дүрт яшендә урлаганнар. Күршедә яшәүче ир-ат аны алып киткән һәм баласыз гаиләгә саткан. Ул туган авылыннан дүрт мең километр чамасы ераклыкта үскән.

Ли үскән саен, анасы, туган ягы турында искә төшергән. Олыгайгач, ул ата-анасын эзли башлаган. Ләкин авыл исемен дә, үзенең чын исемен дә искә төшерә алмаган.

Ли туган йорты турында искә төшергән барлык белешмәне туплап, үзе карта ясаган. Анда өйләр, елгалар һәм кырларны сурәтләгән. Аннары шушы карта буенча полиция һәм волонтерлар ярдәмендә туган ягын эзләп тапкан. Ул Чжаотун шәһәре янындагы авыл булып чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100