Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала утырган коляска сәүдә үзәгендә эскалатордан егылып төшкән мизгел видеога эләккән

Колясканы нәни кыз эскалаторга куярга маташкан, якын-тирәдә өлкәннәр дә булмаган.

news_top_970_100
Бала утырган коляска сәүдә үзәгендә эскалатордан егылып төшкән мизгел видеога эләккән
https://pixabay.com

Мәскәүдәге «Мегаполис» сәүдә үзәгендә бала утырган коляска эскалатордан егылып төшкән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кибеттәге видеокүзәтү камерасы язмалары социаль челтәрләрдә чыкты. Кадрларда бала утыра торган колясканы ике кыз эскалаторга куярга маташкан мизгел сурәтләнгән.

Кызларның берсе эскалатор лентасына баса һәм колясканы тотып тора алмыйча, төшереп җибәрә. Коляскада шушы кызның нәни энесе утырган, диелә бу хәбәрдә.

Шулай итеп коляска авып китә, нәни кыз коляска аша егыла һәм аның тәгәрмәче астында кала. Балаларга шаһитлар ярдәм итә.

Балаларның имгәнүе турында белешмә юк. Видео кадрларыннан күренгәнчә, балалар янында өлкәннәр дә күренми.

Мәскәү прокуратурасы тикшерү эшләрен башлаган. «Якынча версия буенча, балигъ булмаган ике бала өлкәннәрдән башка гына эскалатордан коляска белән төшмәкче була. Коляскада нәни бала ята. Балалар эскалатор баскычлары буенча аска егылып төшкән», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100