Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала туктамыйча елый». 1 яшьлек улын фатирда бикләп киткән хатынны дүрт көн эзләгәннәр

news_top_970_100
«Бала туктамыйча елый». 1 яшьлек улын фатирда бикләп киткән хатынны дүрт көн эзләгәннәр
Фото: 46.мвд.рф

Магадан шәһәрендә яшәүче хатын 1 яшьлек баласын фатирда ялгызын гына бикләп калдырган. Үзен полиция 4 көн эзләгәч кенә тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 яшьлек хатын баласын ялгызы үстерә. Ул даими рәвештә «салып» йөри, баласын тапкач ук, полициягә дә эләгә. Аны профилактик хисапка куялар. Чираттагы тапкыр хокук саклаучылар аның фатирына килә һәм коточкыч хәл күрә. Өй чүп-чар, буш шешәләр белән тулы, биредә бик сасы. Һәм шушында 1 яшьлек бала ялгызы.

Тикшерүчеләр килгәч, ишекне ачучы булмый. Фатир эченнән бала елаган тавыш килә. Бу фатирның хуҗасы башка кеше була, аны табалар һәм бирегә чакыралар. Ул фатирны ачып керергә ярдәм итә.

Чүп-чар арасында ятучы 1 яшьлек малай туктамыйча елый. Аның киемнәре пычрак, биредә күпме ялгызы ятуы да билгесез. Сабыйны табибларга тапшыралар. Баланың анасын исә 4 көн эзлиләр.

Әни кеше беркайда да эшләми. Ул социаль түләүләргә яши. Тикшерү эшләре башланган. Бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар, диелә хәбәрдә.

Фото: © 46.мвд.рф

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100