news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортыннан сабыйны урлауда шикләнелгән хатынны кулга алганнар

Ул бала тудыру бүлегенә тәрәзә аша кергән.

news_top
Бала тудыру йортыннан сабыйны урлауда шикләнелгән хатынны кулга алганнар
https://pixabay.com

Ростова-на-Дону суды Сальск шәһәрендәге бала тудыру йортыннан яңа туган сабыйны урлаган өчен Бурятиядә яшәүче хатын-кыз 24 сентябрьгә кадәр кулга алынган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Тоткарланган ханымны кулга алу турындагы хәбәрне Тикшерү комитетында расладылар. Сорау алу вакытында хатын-кыз гаиләсе таркалмасын өчен бала урлаганын сөйләгән. Аның сүзләренчә, ул ире белән бик тә бала теләгән, әмма үз балалары булмаган.

Ростов өлкәсенең Сальск шәһәре бала тудыру йортыннан бала урланганнан соң җинаять эше кузгатылды.

Хатын-кыз чарасызлыктан җинаятькә барган. Ул бала тудыру бүлеге тәрәзәсе аша кергән, бер палатадан баланы алган һәм пакетка салып хастаханәдән алып чыгып киткән. Аннары баланы Бурятиягә өенә алып кайткан.

Бала урлау факты буенча җинать эше кузгатылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар