Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортында сабыйның авызына пластырь белән соска ябыштырып куйганнар

Бала тудыру йортында сабыйның авызына пластырь белән соска ябыштырып куйганнар

news_top_970_100
Бала тудыру йортында сабыйның авызына пластырь белән соска ябыштырып куйганнар

Балалар тудыру йортында бер сабыйның авызына пластырь белән соска беркеткәннәр. Шул баланы видеога төшереп, интернетка куйганнар. Вакыйга Яңа елның беренче көннәрендә була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Сабый перинаталь үзәк палатасында махсус урында ята. Аның авызына пластырь белән соска беркетеп куелганы видеодан күренә. Бала елый, аның янында шәфкать туташлары да, олы туганнары да юк. 

Видеоны төшерүче кеше кадрларны Ингушетиядәге Перинаталь үзәктә булуын әйтә. Ул сабый өчен борчыла. «Үпкәләре белән проблемалары булган бала салкын бинада ята, җылыткычлар да юк», — ди.

Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Үзәкнең баш табибы Хади Угурчиева әлеге вакыйгага аңлатма бирә. Табиб сүзләре Перинаталь үзәкнең инстаграмдагы рәсми битендә урнаштырылган. Ул бу хәлнең пациент хатын аркасында килеп чыгуын әйтә. 

«Без бу вакыйганы тикшердек. Пациент әйткән сүзләр буенча, без пластырьны нәкъ менә шул хатын ябыштырган дип уйлыйбыз. Баланы видеога да шул хатын үзе төшергән, шулай ук аудиоролик та ясаган. Аларда сөйләнгән сүзләр дөреслеккә туры килми», — дип сөйли Хади Угурчиева.

Угурчиева әйткәнчә, ир бала 24 сентябрьдә туган һәм шуннан бирле табиблар күзәтүендә яши. Видео кадрлары төшерелгән мизгелдә баланың анасы хастаханәдән китеп торган. Шәфкать туташы исә күрше палатада ингаляция ясаган. «Нәкъ менә шушы минутларда видео төшерелгән. Аны төшергән вакытта балага физик зыян килмәде, ләкин перинаталь үзәк хезмәткәрләренә һәм пациентларына әхлакый зыян килде», — дип әйтә баш табиб.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Ингушетиянең полиция хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү башлаган. Тикшерү барышында баланың куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше ачыкланачак, хокукый карар чыгарылачак.

РИА Новости агентлыгының хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, перинаталь үзәктәге пациент хатын баланың битенә соска ябыштырган. Ул үз гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100