news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортында палатадашының сабыен тәрәзәдән ыргыткан хатынны кулга алдылар

Хәзерге вакытта аны табиблар күзәтеп тора, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә.

news_top
Бала тудыру йортында палатадашының сабыен тәрәзәдән ыргыткан хатынны кулга алдылар
https://pixabay.com

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге бала тудыру йортында яңа туган сабыйны өченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан хатынны суд СИЗОга озатты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Судның күчмә утырышы психоневрология диспансерында булды. Чит кеше баласын үтерүдә шикләнелүче хатынга карата чикләү чарасы билгеләнде.

Бу хатын җиде көннән сак астына алыначак. Хәзерге вакытта аны табиблар күзәтеп тора, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә.

Фаҗига 16 августта булды. 29 яшьлек хатын һәм мәрхүм баланың анасы ике сәгать аерма белән бәбили. Икесенә дә кесарев кисеме ясыйлар.

Бу хатын палатадашының баласы ята торган карават янына килә һәм сабыйны кулына ала. Аннары ул сабыйны өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта. 

Соңрак ачыкланганча, бу хатын моңа кадәр психоневрология диспансерында дәвалана, хисапта тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар