Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала тудыру йортыннан чанада, юрганга төренеп кайталар»: читтәге татарлар юлсыз интегә

news_top_970_100
«Бала тудыру йортыннан чанада, юрганга төренеп кайталар»: читтәге татарлар юлсыз интегә
Видеодан скриншот

Төмән өлкәсе Тубыл районындагы сазлыкларда урнашкан татар авыллары быел кышкы юлларсыз калган. Авылларга машиналар керә алмый. Кешеләр өйләренә, элеккечә, юрганнар белән төренеп, агач арбаларда гына кайтып җитә ала. Дөрес, хәзер ат җигелми, арбаларны «Буран» мотоциклларына тагалар икән.

«Себер татар дөньясы» дигән телеграм-каналда арбада кайтучы кешеләр төшерелгән видео урнаштырганнар. «Менә шулай «Буран» мотоцикларына утырып, хатын-кызларга кечкенә балалар белән өйгә кайтырга туры килә. Төмән өлкәсе ниндидер таш гасырда яшәгән кебек», – дип аңлаталар каналда.

Сүз Лайтамак, Ишменева, Акира, Ләңче (Иземеть) авыллары турында бара.

«Без 30 декабрьдә шәһәрдән снегоходлар белән кайтып җиттек. Хатын-кызлар яңа туган сабыйлары белән бала тудыру йортыннан соң өйләренә шулай ук кышкы мотоцикл белән кайтырга мәҗбүр булды. Башка елларны кышкы юлларны ачалар иде, ә быел проблема килеп туды», – дип язганнар Себер якларында татар авылларында яшәүчеләр. Алар бу проблема белән 72.RU редакциясенә мөрәҗәгать иткән. Редакция хезмәткәрләре аларга администрациядә телефонны алмаулары, хат аша сорау җибәрүләре турында хәбәр юллаган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар: 1000
  • 21 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Бик чыннан да дөрес. Әтиемнең күзенә тимер чүп каталган иде. Больницага еткәле бер сутка барды. Ике сәгать операция булды. Эренләп китә барган күзе иде. Ярый вакытында җитте. Ике сәгатьлек әүвәл юл булган җирдә, суткалап йөрибез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Выяснено кого нашли убитой в машине Куценко
Количество жертв в Турции растет и растет: УЖАС!
Это ошибка Мелании может стоить дорого
news_right_column_3_240_400
Стало известно новое предсказание о Трампе от Жириновского: СМИ
news_bot_970_100