Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Бала тудыру йортында яңа туган сабый һәм биш яшьлек кыз югалган

news_top_970_100
Бала тудыру йортында яңа туган сабый һәм биш яшьлек кыз югалган
https://pixabay.com/

22 июльдә Ростовтагы бала тудыру йортларының берсендә яңа туган нарасыйны һәм биш яшьлек кыз баланы бер ир-ат алып чыгып китә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала югалу турыда кич белән билгеле була.

Ир-ат бала тудыру йортында 5 яшьлек кыз белән килә. Аннары ул яңа туган сабыйны ала һәм алар өчесе бергә китеп югалалар. Аларны хокук саклаучылар эзли.

Шул ук көнне балаларны да, ир-атны да шәһәр кунакханәләренең берсендә табалар.

Ир-ат сүзләренчә, ул 5 яшьлек кызы белән бергә бала тудыру йортына килә. Биредә аның белән яши торган хатын бала тапкан. 

«КП-Ростов-на-Дону» чыганагы сүзләренчә, ир яңа туган сабыйны чиркәүгә алып барырга тели, бу турыда бергә яши торган хатынына да әйтә. Хатын үзе баланы иренә биреп җибәрә. Ир исә ике бала белән Шахты шәһәренә китәргә тиеш була.

Хәзер балаларны табибларга тапшырганнар. Вакыйга сәбәпләрен полиция ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100