news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортында сабый да, анасы да үлгән

news_top

Магнитогорск шәһәрендә бала тудыру йортында яңа туган сабый белән аның анасы үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «Һөнәри вазифаларны тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерә.

Тикшерү белешмәсе буенча, 12 ноябрьдә Магнитогорск шәһәре медицина учреждениеләренең берсендә 29 яшьлек хатын-кыз вакытында бала тудырганда үлә. Аның баласы да шулай ук үлә, диелә хәбәрдә.

Чиләбе өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклык керткәнчә, фаҗига 1 нче бала тудыру йортында була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар