news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортында фаҗига: 4 нарасый янып үлгән

news_top
Бала тудыру йортында фаҗига: 4 нарасый янып үлгән
Фото: © «Татар-информ»

Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә бала тудыру йортында янгында сабыйлар һәлак булган. Бу турыда РИА Новости яза.

Бакуда Республика перинаталь үзәгендә фаҗига 9 гыйнварда иртән була. Азәрбайҗан генераль прокуратурасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, «янгында 4 яңа туган сабый үлгән».

Шулай ук 3 кеше төтен белән агуланган, аларны Клиник медицина үзәгенең токсикология бүлегенә салганнар.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Фото: © Азәрбәйҗан МЧСы фотосы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар