Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала тудырганда әнисенә 16 яшь иде». Нәни бала мәетен кер машинасында тапканнар

news_top_970_100
«Бала тудырганда әнисенә 16 яшь иде». Нәни бала мәетен кер машинасында тапканнар
Фото: https://buryatia.sledcom.ru

Бурятиядә югалган бала мәетен 1 тәүлек узгач кер юа торган машина эченнән табып алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 яшьлек малай 27 апрельдә Улан-Удэ шәһәрендәге өеннән югала. 28 апрельдә кич белән аның мәетен табалар. Бала гаражда кер юа торган машина эчендә була.

Бала югалуын кич белән абайлап алалар. Полиция аны икенче көнне иртән эзли башлый. Социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында ориентировкалар тараталар. Бала Селенга елгасында батып үлгән, дип тә шикләнәләр. Елга баланың өеннән 1 км чамасы ераклыкта. Аннары эзләүгә Тикшерү комитеты кушыла, җинаять эше ачыла.

Югалган көнне баланы соңгы булып бабасы төш вакытында күргән. Аннары өлкәннәр игътибарыннан читтә калган малай эзсез югала.

«Баланың мәете өй янында төзелгән гаражда табылды. Кер машинасы эчендә. Үлем сәбәбен төгәл ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Баланың ата-анасы кайда булган соң? Бу сорауга җавап әлегә юк. Шунысы билгеле – әнисе бу малайны 16 яшендә тапкан. Рәсми булмаган чыганаклар, бала үги атасы белән яшәгән, дип хәбәр иткән. Ләкин бу белешмәне Тикшерү комитетында расламаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100