Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тудырган өчен түләргә акчасы булмагач, яшь әнигә сабыен бирмиләр

Яшь әни 37 мең сум бурыч аркасында ике атна баласын алып кайта алмый.

news_top_970_100
Бала тудырган өчен түләргә акчасы булмагач, яшь әнигә сабыен бирмиләр
https://pixabay.com

«Живем в Нижнем» порталы Түбән Новгород шәһәренең 7 нче хастаханәсендә булган вакыйга турында яза. Биредә яшь әнигә яңа туган сабыен ике атна бирми торганнар. Әни кеше Россиягә Донецк шәһәреннән килгән. Аның хастаханәгә бурычы булган, баланы шуңа күрә бирмиләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хатын сүзләренчә, ул ире белән бергә Россиягә эшләргә килгән. Ире эшкә урнашкан, алар фатир арендалаган, бала табарга әзерләнгән. Ләкин хатынның документлары булмаган. Имеш, аларны Мәскәүдә урлаганнар.

Документлары булмагач, бала тудыру хастаханәсе хатынга баласын таптырган өчен счет язган. Хатын 37 мең сум түләргә тиеш. Бу — бала тудыру йортында өч көн өчен 6 мең, документсыз бала тапкан өчен 31 мең сум. Яшь ана бу акчаны түли алмый, аның акчасы юк. Хәзер ул инде ике атна баласын хастаханәдә ала алмый.

Табиблар сүзләренчә, әгәр атасы баланы үзенә рәсмиләштерсә, алар баланы акча түләмичә дә бирәчәкләр.

Тикшерү комитеты бу вакыйганың сәбәпләрен ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100