Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала телен салкын тимергә ябештерсә, нишләргә?

Салкын кышта бәсләнеп, ялтырап торган салкын тимергә телне тидерү һәм «беркеп» алу ничек авырттырганын хәтерлисезме? Монда авырту да, курку да һәм оялу да бар – күз яшьләренең нидән акканын да белмисең хәтта. Хәзерге балалар да шулай ук кызыксынучан – алар да әлеге тозакка килеп каба – кызыксынучан телләре белән салкын тимергә «беркеп» калалар.

news_top_970_100
Бала телен салкын тимергә ябештерсә, нишләргә?

Бу хәлдән аларны ничек коткарырга соң?

Баланы тимердән «аеруның» берничә сыналган һәм куркынычсыз ысулы бар. Шунысы да мөһим: әлеге алымнар балада курку уятмый.

1. Әгәр дә баланың теле береккән тимер өслек «күчә» ала икән, әлбәттә тимер белән баланы җылы җиргә күчерергә кирәк. 5-10 минуттан соң тимер җылына. Әгәр бала, урыныннан күчереп булмый торган зур тимер предметларга – таган, ишек тоткасы, ут баганасына телен беркеткән икән, бала белән тимерне урында ук «аерырга» кирәк булачак. Моның өчен җылы су кирәк, әмма кайнар су түгел!

2. Кечкенә бала бозлы тимергә телен беркеткән икән, аны болай да курку баса. Шуңа да, әти-әнисе баланы ачулана, борчыла икән, бу хәлне җиңеләйтми. Киресенчә, тынычлыкны сакларга кирәк, балага карата ягымлы, түзем булыгыз. Ә ачуланырга соңыннан да өлгереп була...

3. Тирә-ягыгызга карагыз – якын-тирәдә кибет, даруханә, почта яки торак йорт булмый калмас, әлбәттә, сезгә ярдәм итәргә әзер булучы, җылы су һәм аның өчен йомшак савыт биреп торучы яхшы күңелле кешеләр дә табылыр. Полиэтилен пакетка (яки йомшак грелка, резин перчатка да кулланырга була) җылы су тутырырга кирәк. Әлеге сулы пакетны сак кына тимер һәм телнең береккән урынына куегыз. Моның белән беррәттән береккән җиргә өрергә кирәк – сулыш җылысы телне телне тизрәк «аерып алырга» ярдәм итәр. Ләкин баланы тарткаларга, аны металлдан көчләп аерып алырга тырышырга кирәкми, бу күп очракта җәрәхәтләнү белән тәмамлана. Береккән урынны сак кына җылытыгыз. Бу ысул баланың тимергә береккән телен 99% очракта авырттырмыйча гына алырга ярдәм итә. 

Нәрсә эшләргә ярамый?

Баланы теле береккән өслектән аерырга теләп аны кисәк кенә тартырга һич ярамый, бу телнең нәзберек тукымасын бик нык яралаячак. Береккән телгә чәйнектән кап-кайнар су агызу да – уйланылмаган һәм иң ахмак алымнарның берсе. Баланың теленә кайнар су коеп аның тәм тою рецепторларын «үтерергә» мөмкин (гомерлеккә булуы да ихтимал); әле тагын бу баланы бик нык куркытачак; шулай ук бала битенең һәм тәненең башка җирләрен яндыру куркынычы да бар. Телгә алкоголь, автомбиль ачкычларын «җебетә» торган башка сыеклыклар сибәргә ярамый.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100