news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала таптыручы табиблар нарасыйның кулын бөтенләй өзеп чыгарган

news_top

Һиндстанда табиблар бала таптырганда нарасыйның кулын өзеп чыгарган. Бу хакта The Times of India басмасына сылтама белән «Аргументы и факты» сайты яза.

Фаҗига Харьяна штатының Мандикхер шәһәрендәге хастаханәдә булган.

Бала таптырган вакытта, сабыйның кулы тәненнән тулысынча аерылып чыккан. Бала исән калган, аны күрше шәһәрдәге башка медицина оешмасына күчергәннәр.

Бу хәлне тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән, ул хастаханәдә расланган медицина протоколлары үтәлмәгәнен ачыклаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар