Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала таптатып үтергән шофер эше судта карала: «Баламны күргәч, ул башына ябышты»

Су ташый торган машинага тапталып үлгән 7 яшьлек баланың әти-әнисе мораль зыян өчен 2 миллион сумга дәгъва кыла. Бу сумманы алар шофердан түләттерергә тели. Машина йөртүче фаҗигадән соң ничек яшәве турында суд залында сөйләде. Тулырак — «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Бала таптатып үтергән шофер эше судта карала: «Баламны күргәч, ул башына ябышты»
Елена Сәлахова фотосы

«Хәтта тизлеген дә киметмәде»

  • 24 ноябрь көнне башкаланың Можайский һәм Горький шоссесы чатында су ташый торган машина 7 яшьлек малайны бәрдерә. Бала светофорның яшел утына юлны аркылы чыкканда «КамАЗ» астында кала. Алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булды. 22 февральдә фаҗигадә гаепләнүче 66 яшьлек Илдар Саттаров суд каршына басты. 

Казанның Киров районы судында узган утырышта беренче булып һәлак булган укучының әнисе Гөлбаһар Сируковадан сөйләде. «Гадәттәгечә, улымны озатыр алдыннан үбеп алдым, ул алга китте», — дип сөйли башлады ул.

«Мин водовоз кабинасыннан йөртүченең чыкканын күрдем. Баламны күргәч, ул башына ябышты», — дип сөйләде һәлак булган малайның әнисе.

Ул көнне иртән салкын булган. Гөлбаһар кече улы белән олы улын светофор янына — «зебра» га кадәр озата килгән. Светофорның яшел уты янгач, малай юлны чыга башлый. Салкын җил булганга, ана улына курткасының капюшонын киерткән булган. Нәкъ менә капюшон аркасында малай «КАМАЗ» ның якынлашуын күрми калгандыр да инде.

«Мин водовозны күрдем. Ул борылды, тизлекне киметмәде. Ә бит ул алда җәяүлеләр юлы икәнен күргәндер. „КАМАЗ“ башта баламны кабинасы белән бәрдерде, ә аннары ул арткы тәгәрмәч астына егылды. Шуны да әйтәм — улым юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белә иде», — диде дә елап җибәрде ана.

«Мин гаиләсез дә калган булыр идем»

Бу хәлдән соң шунда ук хатын иренә шалтырата. Ире эшенә барып кына җиткән була. Ата шунда ук фаҗига урынына чаба.

«Хатыным шок хәлендә иде, сөйләшә дә алмады. Паникада иде, кычкырды», — дип сөйләде Илшат Сируков.

Ата кеше фаҗиганең барлык нечкәлекләрен сөйли алмады. Ул баласының юлда яткан мәетен, якында гына юл-патруль хезмәте экипажы машинасы торуын, анда водовоз йөртүчесенең утыруын гына хәтерли.

«Хатыным кире борылмаган булса, мин гаиләсез дә кала ала идем», — диде малайның әтисе.

«Килешергә тырыштым»

Судның алдагы утырышларында кебек үк, водовоз йөртүче Илдар Саттаров баланы күрмәве турында кабатлады. Ир үз гаебен тулысынча тануы һәм үкенүе турында әйтә. Ул ата-ана белән килешергә һәм эшне аерым тәртиптә карауларын теләгән иде. Тик баланың ата-анасы хөкем ителүчене максималь җәзага тартырга тели һәм алар килешүдән баш тартты. Нәтиҗәдә, беренче утырышта суд ата-аналар ягында булды һәм эшне гомуми тәртиптә карый башлады.

«Баланы җирләү өчен йөз мең, өчесен уздырырга йөз мең сум бирдем. Мин бит пенсионер, менә кредит алдым. Мин ярдәм иттем, гафу үтендем, өйләренә бардым. Мин бит пенсиядә, эшли алганның барысын да эшләдем. Әлбәттә, мин бик нык кайгырам», — дип сөйләде журналистларга Илдар Саттаров.

Суд утырышы барышында ачыкланганча, Саттаров, чыннан да, малайның әти-әнисе белән элемтәгә керергә тырышкан.

«Башта акча җирләнгәннән соң, аннары Яңа ел алдыннан килде. Акчаны хөкем ителүченең эш урыныннан күчергәннәр. Бервакыт ул безгә адвокаты белән килде. Аның „гафу үтенәм“ дигән сүзен мин озакка истә калдырдым. Әйтерсең ул эт баласын бәрдергән» — диде һәлак булган баланың әтисе.

Малайның әти-әнисе мораль зыян өчен тагын 2 миллион сум акча түләтүне сорап судка гариза тапшырган. Якын арада ул суд тарафыннан каралачак.

Алёна НИЗАМОВА тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100