news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала тапканнан соң җиңел генә ябыгу өчен киңәшләр

news_top
Бала тапканнан соң җиңел генә ябыгу өчен киңәшләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бала тапканнан соң кабат үз формаңа кайту күп көч һәм түземлек таләп итә торган процесс. Йөклелектән соң үзеңне тизрәк тәртипкә китерү турында фитнес-тренер Станислав Милославский сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Әгәр хатын-кыз баланы табигый юл белән тапкан булса, тернәкләнүне 1-2 атнадан соң ук башларга мөмкин. Шулай да хатын-кызның үзен яхшы хис итүе мөһим. Һәм җиңел активлыктан (йөрү, сулыш күнегүләре, Кегель күнегүләре) катлауланулар булырга тиеш түгел. Ләкин «кесарево» булганда, тернәкләнү озаграк була. Теләсә нинди күнегүләрне табиб рөхсәтеннән соң гына, 6-8 атна һәм аннан да күбрәк вакыт узгач кына башкарырга ярый», – диде Милославский.

Тренер фикеренчә, физик активлык бу авыр процесста аеруча кирәк.

«Даими чама белән генә күнегүләр ясау кәефне яхшырта, тукымаларны торгызуны тизләтә, май массасын киметергә ярдәм итә, гомуми тонусны күтәрә, шулай ук алар бала тапканнан соң депрессия куркынычын киметә, ә корсак һәм арка мускулларының ныгуы аркада авырту һәм бүсер барлыкка килү куркынычын киметә», – дип билгеләде тренер.

1 атнадан 6 атнага кадәр тренер сулыш күнегүләрен, оча төбендәге мускулларга Кегель күнегүләрен, җиңелчә сузылу, саф һавада йөрүне тәкъдим итә. 6-12 атнада тән корпусы мускулларына, гәүдә торышына, умыртка баганасын тотрыклыландыруга, үз авырлыгың белән яисә тренажерларда йомшак күнегүләр ясарга мөмкин.

«Тулы күнегүләргә кайту бала тапканнан соң 3 ай узгач булырга тиеш. Диастаз булса, йөкләнешне акрынлап арттырыгыз, тәҗрибәле тренер белән эшләгез, көч һәм кардио-тренировкалар да булырга тиеш», – дип ассызыклады ул.

Шулай ук фитнес-эксперт туклануның да мөһим булуын сөйләде. Әгәр хатын-кыз баланы имезсә, аксым, витаминнар, минераллар җитәрлек булса, ул тулы кыйммәтле, лактацияне тәэмин итә торган булырга тиеш. Вакытында йокларга һәм стресс дәрәҗәсен киметергә кирәк.

«Үз нәтиҗәләрегезне контрольдә тотыгыз, үлчәнегез, тренировкаларга кадәр һәм аннан соң фотога төшегез. Ә гомумән, авыртуны, кан китүне һәм хәлсезләнүне игътибарсыз калдырмагыз. Табиб рөхсәтеннән башка тренировкаларны башларга ярамый, бигрәк тә кесарев кисеменнән соң һәм ачык диастаз булганда, пресска интенсив күнегүләр ясамагыз», – дип дәвам итте тренер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар