Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тапканнан соң нинди контрацепция ысуллары кулланырга ярый?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре бала тудыргач, кимендә ике ел кабат балага узмый торырга киңәш итә.

news_top_970_100
Бала тапканнан соң нинди контрацепция ысуллары кулланырга ярый?
https://pixabay.com

Бала табудан соңгы контрацепция турында Түбән Кама хатын-кызлар консультациясенең табиб-акушер-гинекологы Ирина Сушилова сөйләгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сабый туу белән хатын-кыз тормышы тамырдан үзгәрә — барлык вакыт һәм көч баланы кайгыртуга бирелә. Үзеңә вакыт калмый. Ә бу вакытта иң мөһим проблемаларның берсе - планлаштырылмаган йөклелектән саклану. Бала тапканнан соң киләсе йөклелек арасындагы интервал кимендә 2 ел тәшкил итәргә тиеш, дип киңәш итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре.

Контрацепция өчен сайланган ысул лактациягә һәм сабыйның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамаска тиеш.

Лактацион аненорея ысул (имезү фонында менструацияләрнең булмавы) – бөтенләй бушлай һәм һәркемгә дә мөмкин. Лактацион аненорея методы йөклелектән ышанычлы саклауны түбәндәге шартларны катгый үтәгәндә генә тәэмин итә:

  • төнлә һәм көндез имезү;
  • бала тапканнан соң менструация килмәү;
  • бала тапканнан соң 6 айдан да артмау.

Прогестаген рәтләрендәге контрацептивлар. Имезүче хатын-кызларга бары тик прогестаген гына булган дару кулланырга киңәш ителә, ул лактациягә, бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый. Тик шуны истә тотарга кирәк, мондый контрацептивларны бала табудан соң беренче 6 атнаны кабул итәргә ярамый! Хәтта имезүче хатын-кызларга да ярамый.

Аналыкка куела торган чаралар (ВМС - внутриматочные средства) - спиральләр, эчке контрацептив. Бу ысулны бала табу җиңел узган очракта һәм спираль кертүгә килешмәү билгеләре булмаса кулланырга мөмкин.

Баланы кесарев кисеме белән тудырган очракта, спираль кертү килешмәү билгеләре булмаса, 6 айдан соң кертелергә мөмкин. Бу алым лактациягә йогынты ясамый. Эчке контрацептивны 5 елдан артык тотарга ярамый.

Барьерлы ысуллар - презервативлар һәм күбек, шәм, крем, сәдәф, элпә рәвешендә спермицидлар бала табудан соң теләсә кайсы вакытта чикләүләрсез кулланылырга мөмкин. Нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, куллануның дөреслегенә бәйле.

Стерилизация. Хатын-кызлар һәм ир-атлар стерилизациясе - кире кайтарылмый торган контрацепция ысулы. Бала табарга башка теләк булмаганда кулланыла. Нәтиҗәлелеге 100 процент, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100