Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала табарга җыенучыларга берничә киңәш

news_top_970_100
Бала табарга җыенучыларга берничә киңәш
https://pixabay.com/

Акушер-гинеколог, Мәскәүдәге «Коммунарка» күп профильле клиник үзәгендә йөкле хатыннар патологиясе бүлеге җитәкчесе Евгений Тажетдинов авырга узу өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Башта берничә анализ бирергә кирәк. Бу – сидеккә гомуми анализ, канга клиник анализ, венада һәм капиллярларда кан составындагы глюкоза микъдарын ачыклауга анализлар, аксыл трепонемага сыворотка антитәнчекләрен ачыклау, ВИЧ-1\2 антигеннары һәм антитәнчекләре, HBsAg, анти-HCV анализы, ТТГ гормоны концентрациясе, кызылча вирусына антитәнчекләргә анализ, кан төркеме һәм резус-факторны ачыклау.

Шулай ук, белгеч киңәш иткәнчә, тәмәкедән һәм хәмердән баш тартырга, стрессны киметергә, йокы режимын нормальләштерергә, кичке 11дән дә калмыйча йокларга ятарга, иртән 6-7 сәгатьтә торырга кирәк.

Тажетдинов үз белдегең белән генә витаминнар алып эчмәскә, нәтиҗәле препаратны табиб белән киңәшеп алырга кирәк булуын искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100