Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала табу йорты каршында корбан чалган мөселман кешесен кулга алганнар

Бала табу йорты каршында корбан чалган мөселман кешесен кулга алганнар

news_top_970_100
Бала табу йорты каршында корбан чалган мөселман кешесен кулга алганнар
Сургут янындагы Белый Яр бистәсендә яшәүче 32 яшьлек мөселманнаың өченче баласы туган. Шул уңайдан ул Сургут бала табу йорты янында корбанга сарык чалган. Ул итне мохтаҗларга өләшергә теләгән. Бу хакта Сургат телевидениесе хәбәр итә.

Дистәләгән кеше. шул исәптән балалар күз алдында корбан чалу хакында мәгълүмат социаль челтәрләргә эләгә һәм зур ыгы-зыгы тудыра. Аны балалар, хатын-кызлар, бала табу йорты хезмәткәрләре күз алдында мал бугазлауда гаеплиләр. Бу ирне полиция эзли башлагач, ул үзе эчке эшләр бүлегенә килә. Аны ике тәүлеккә кулга алалар. Ул хулиганлык кылуда гаепләнә.

Бу ирне мөселман кешесен Ханты-Мансий автоном округы диния нәзарәте вәкилләре дә гаепләп чыга. 

"Без ислам дәүләтендә яшәмибез. Без бу илнең гореф-гадәтләрен, кануннарын хөрмәт итәргә тиеш. Өстәвенә, безнең һәр торак пунктта корбан чалу урыннары бар", - дигән Сургут мәчете имамы Рөстәм хәзрәт. 

Ир шәһәр халкыннан гафу үтенгән. "Кичерегез! Минем шатлыклы вакыйганы билгеләп үтәсем килде, беркемне дә кимсетәсем килмәде. Әгәр берәр кешене рәнҗетсәм, гафу итегез, Сургут кешеләре. Гафу итегез!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100