Бала табу өчен иң яхшы вакыт кайчан?
20-35 яшь сәламәт бала тудыру өчен идеаль чор була.
Йөккә узу өчен идеаль вакыт — 20 дән 35 яшькә кадәрге арада. Бу турыда табиб акушер-гинеколог Светлана Лизунова сөйләгән. Майл.Новости шул хакта яза.
«Әгәр хатын-кыз һәм ир-ат организмының чиста физиологик өлгерү вакытын исәпкә алсак, йөккә узу, сәламәт бала тудыру өчен 20-35 яшь аралыгы табигый. Бу бала табу өчен идеаль вакыт», — ди табиб.
Аның сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы репродуктив вакытны 44 яшькә кадәр дип билгели.