Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала таба алмаячак». Чаллыда яшәүче хатынның аналыгында алты кило шеш үскән

news_top_970_100
«Бала таба алмаячак». Чаллыда яшәүче хатынның аналыгында алты кило шеш үскән
Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

Чаллы табиблары 45 яшьлек хатынның эченнән алты кило авырлыктагы яман шешне алган. Бу турыда "Татар-информ" Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Шулай итеп Чаллы шәһәренең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең онкология бүлеге хирурглары 45 яшьлек хатын-кыз гомерен  саклап кала.

Озак вакытлар Мария (исеме үзгәртелде) корсагының зураюына игътибар бирми. Үзгәрешләрне тазару дип юрый. Ярты елдан соң шактый үскән корсакка игътибар итми мөмкин булмый, өстәвенә, башка симптомнар өстәлә - эчнең аскы өлеше туктаусыз авырта, хатын кече йомышы белән еш йөри башлый. Ул поликлиникага мөрәҗәгать итә. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

УЗИ ясагач, табиблар эчтә гигант зурлыктагы шеш булуын ачыклый. Бу шеш янәшәдәге органнарны кысрыклый. Пациент шунда ук 2нче шәһәр хастаханәсенең онкология бүлегенә җибәрелә, анда онкологлар яман шешне хирургик ысул белән алу турында карар кабул итә.

«Шеш чыганагын операция барышында гына ачыклый алдык. Яман шеш аналык тәненнән үскән. Шештән тыш, пациентның җенес органнарын: аналыкны, аналык муентыгын, аналык бизен, көпшәләрне алырга, шулай ук алгы корсак стеналары һәм нечкә эчәклек резекциясен үткәрергә туры килде», - ди онколог Тимур Ямаев.

Кызганычка, Мариянең үз балалары юк һәм ул хәзер бала таба алмаячак инде. 

«Мондый очракларны булдырмау өчен, даими рәвештә диспансерлаштыру һәм профилактик караулар узарга кирәк. Иртә стадиядә ачыкланган теләсә нинди авыруларны дәвалау күпкә җиңелрәк», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100