Бала сорап укыла торган дога
Гаилә — җәмгыятьнең нигезе, ә балалар — гаиләнең җаны. Яшьләр гаилә кору белән нәселләрен дәвам итәргә, балалар алып кайтырга тели. Хәерле дәвамчылар сорап укыла торган доганы тәкъдим итәбез.
Танылган ислам галиме, Коръән-хафиз Сухайл Тармөхәммәднең «Заманча фәтвалар» китабында әлеге дога китерелә:
رَبِّ لَا تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ
Транскрипциясе: «Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әнтә хайруль-вәәрисиин».
Мәгънәсе: «Әй Раббым! Мине бер ялгызымны (баласыз) калдырма, һәм Син – варисларның иң хәерлесе. (Коръән, 21:89)