Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бала шыңшыганга уянып чыксам, өйдә чит ир-ат басып тора": Ир белән хатын йоклап ятканда, фатирда чит кеше йөргән

"Бала шыңшыганга уянып чыксам, өйдә чит ир-ат басып тора": Ир белән хатын йоклап ятканда, фатирда чит кеше йөргән

news_top_970_100
"Бала шыңшыганга уянып чыксам, өйдә чит ир-ат басып тора": Ир белән хатын йоклап ятканда, фатирда чит кеше йөргән
31 яшьлек Ольга, аның ире һәм ике баласы Мәскәүнең көньягында урнашкан фатирга күченгән. Фатирны арендага тапшыручы ир-ат аның буш булуын, йозакларны алмаштыруын ышандырган. Бу гаилә фатирда бер ай чамасы яшәгәч, 1 октябрьдә көтелмәгән хәл була. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте.

Ольганың ире Вячеслав сменасы тәмамлангач, өйгә кайта. Ир белән хатын балаларын - 9 яшьлек Юра һәм 2 яшьлек Машаны йокларга салалар, үзләре дә йокларга ята.

"Төнлә күрше бүлмәдә Маша шыңшыганын ишеттем. Аның янына киттем. Коридорга чыксам, шаккаттым - фатир ишеге ярымачык, коридор уртасында бер ир-ат басып тора. Мин кычкырып җибәрдем. "Кем син? Монда нишләп йөрисең?" - дидем. Ул идәнгә нидер ыргытты да подъездга чыгып китте, мин аның артыннан чаптым", - дип сөйли Ольга.

Тавыш ишетеп, Вячеслав та уяна, ул да йөгереп чыга. Төнге кунакны куа китә. Ләкин тота алмый. Ир белән хатын полиция чакыра. Чит ир-ат бу фатирда күпме йөргәне билгесез. Ольга балалары өчен борчыла. Соңрак ачыкланганча, бу төндә әлеге ир-ат фатирга ике тапкыр кергән.

"Ул фатирга ничек кергән, аңламыйм. Бәлки ирем эчке йозакны бикләргә оныткандыр, белмим. Без бит йозакларны алмаштырдык. Домофон камераларын карагач, бу ир-атның подъезддан кергәне, безнең машина ачкычларын алып чыгып киткәне, машинаны парковкада эзләгәне күренә. Ул аны тапмаган күрәсең, кире әйләнеп кергән. Коридорда бөтен әйберне актарган, кошелекларны, сумкаларны, документларны караган", - ди Ольга.

Полиция аеруча зур күләмдә урларга маташу турында җинаять эше ачкан. Бу гаиләнең машинасы 1 миллион сумнан артыграк дип бәяләнгән. Әлегә җинаятьтә шикләнелүче тоткарланмаган.

"Без күршеләрдән сораштырдык, ул якындагы йортлар янында берничә көн йөргән инде. Ул әйберләр сата торган урынга телефоннар, чылбырлар да алып килгәләгән икән. Якында гына парк бар, кем белгән - тагын кемнәр зыян күргәндер", - ди Ольга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100