Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала селкенә дә алмый ята». Исерек хатын сабыйларын салкын өйдә ташлап киткән

Ике яшьлек һәм әле бер яше дә тулмаган балалар ачлыктан интегеп яткан.

news_top_970_100
«Бала селкенә дә алмый ята». Исерек хатын сабыйларын салкын өйдә ташлап киткән
https://pixabay.com/

Киров өлкәсенең Куменский районындагы Быковка авылында яшәүче хатын ике баласын салкын өйдә, азык-төлексез калдырып чыгып киткән. Бу турыда 28 февральдә «Вести» каналы хәбәр итте.

Опека һәм полиция хезмәткәрләре профилактик хисапта торган гаиләләрне тикшереп йөри. Шул вакытта алар бер өй янына килә, ишекне ачучы булмый. Алар форточканы ача һәм өйдәге кешеләргә дәшәләр.

Өй эчендә ике бала була. Аларның берсенә ике яшь, икенче сабый әле 2019 елда туган гына.

Юл хәрәкәте инспекторы Николай Лагунов сүзләренчә, сабый бөтенләй хәлсез булган. «Ул селкенә дә алмый иде, идәндә ята, бүлмәдә тәртипсезлек. Ике яшьлек бала аш бүлмәсендә утыра. Бөтен әйберне тартып чыгарган, ашарга эзләгәндер инде», — ди ул,

Өй сап-салкын, ул инде күптән җылытылмаган. Күрше хатын сүзләренчә, балалар боз кебек өшеп беткән булган. Аларны ашыгыч ярдәме белән хастаханәгә озатканнар. Дәвалаганнан соң, сабыйларны балалар йортына бирәләр.

Күршеләре сүзләренчә, әни кеше инде 23 февральдә үк өйдән чыгып киткән, әтиләре күптән күренми Өйдә балалар булуын да күршеләре белмәгән. Балаларны хастаханәгә салганнан соң, бер көннән әни кешене алкомаркет янында тапканнар.

Балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Елена Бутакова сүзләренчә, бу хатын караклык өчен хөкем ителгән булган, беркайда да эшләми, исереп йөри. Аның тагын өч олы баласы бар, аларның икесен ул бала тудыру йортында калдырып чыккан, өченче баласына карата ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән.

Бу хатынга карата җинаять эше ачылган. Аны балаларын тәрбияләмәүдә, куркынычта калдыруда гаеплиләр.

Хәзер бу хатын өенә дә кайтамаган, балалары янына хастаханәгә дә килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100