Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала памперсын йөземә ташлады». «Мин бит ана» — «Яжемать» синдромы турында

Бала табу белән кайбер хатын-кызлар бик нык үзгәрә. Аларга бөтен кеше дә тиеш дип саныйлар. Үзләренең якыннарына гына түгел, гомумән, җәмгыятькә дә уңайсызлыклар китерә башлыйлар. Автобусларда, кибетләрдә яңа бала тапкан аналарның адекват булмаган үз-үзләрен тотышларын күргән бар.

news_top_970_100
«Бала памперсын йөземә ташлады». «Мин бит ана» — «Яжемать» синдромы турында

Кибет кыйссасы

Бу хәл үзем белән булды. Шимбә көн укудан кайтышлый кибеткә кердем. Кирәкле әйберләрне җыйдым, кассага килеп җиткәч, «кызык» башланды. Миңа кадәр чиратта 5 кеше бар иде. Минем алда кечкенә генә баласын күтәргән яшь кенә ана. Бер кулында ике шешә аракы, икенчесендә — бала. Чиратта басып торасы килмәгәне күренеп тора. Олы яшьтәге апаларың аңа карап-карап ала. Кулындагы шешәләрен күреп, башларын селки. Мин дәшми генә үземнең чират җиткәнен көтәм.

Теге хатын: «Мин — Ана! Басып торырга тиеш түгел. Баламны ашатасы бар. Мине үткәрегез дип», бөтен гәүдәсе белән алдында басып торган 70 яшьләр тирәсендәге апага иелә. Әби ишетмәмешкә салышып, үзенең сумкасыннан акча түләргә янчыгын чыгара. Сүзен тыңларга теләмәгәннәрен аңлаган ана, баласын чеметә. Моны бөтен чират күреп тора. Бала авыртудан елый башлый, мескен. Яшь ана акырырга тотына. «Минем баланы уяттыгыз, ул йоклый иде. Сезнең аркада минем бала елый» дип бер гаепсез әбине ачулана башлый. Баланы җәлләп, әби продуктларын читкә алып куя, узыгыз ди.

Шуның белән әлеге хәл тәмамланды дип уйласагыз, ялгышасыз. Ике шешәсен касса аша уздыра, аракы бәясен ишеткәч, ана янәдән тавыш кубара. «Минем аның кадәр акчам юк! Мин — Ана! Балама ашарга, киемнәр алуга китеп бара. Ә бу аракы баланың тәненә сөртергә кирәк, аның температура», — дип аклана башлый. Чиратта торган кешеләргә карап акча сорарга тотына.

Менә бу вакытта минем аптырау чиктән ашты. Ничек Ана кеше, оялмыйча шулай эшли алды икән? Кибеттә пыр туздырып кычкырып, кешеләргә уңайсызлык тудырып, махсус рәвештә баласын елатып, хәзер аракыга акча җитмәгәнгә кешеләрдән соравы башка сыймаслык әйбер булып тоелды.

Алга таба ни белән беткәнен белмим. Мин башка кассада түләп кайтып киттем. Бала жәл. Мондый әнисе булган баладан кем үсәчәк? Яхшылыкны саклап кала алса да, ул балага анасы белән тормышта бик авырга туры киләчәк.

«Киемне бушка китер»

Бу вакыйга турында бер танышым язды. Исемен үзгәртеп бирәм. Зәлинә белән без күптән таныш. Ул кияүдә, ике баласы бар. Сайтка бала киемнәре сатарга куйдым. «Минекеләр тиз үсеп беттеләр. Кием бирер кешебез юк. Әле өр-яңа киелмәгәннәре дә калды. Алардан бәяләре дә алынмаган. Әз булса да акчасы булыр дип сатуга куйдым», — ди ул.

— Көнгә бер-ике мәртәбә кереп карадым. Беркөнне смс килде. Киемнәр бик ошады, безнең аласыбыз килә диелгән. Ризалаштым. Вакытын, урынын билгеләп яздым. Ул хатыннан миңа бер сәгать узганнан соң озын гына җавап килеп төште.

— Нәрсәләр язылган иде соң анда?

— Мин сиңа язмасын ук күрсәтә алам.

Смсны ничек бар, шулай тәкъдим итәм. «Мин — өч бала анасы. Өйдән чыгарга да вакытым юк. Сез киемнәрне миңа китереп бирегез. Яңаларны гына алам. Балаларым иң әйбәт киемнәрдән йөрергә тиеш. Иске кием алып килергә кирәкми. Без андыйларны алмыйбыз».

— Син ничек дип җавап бирдең?

— Башта аптырап калдым. Минем дә балаларым бар. Ирем эштә. Кая шәһәр читенә илтеп йөрим инде мин аны. Шулай дип аңлатып язып җибәрдем. Ишетмәгән сүзем калмагандыр.

— Ул ни дип язды соң?

— Минем балаларга бәхетсез тормыш юрады. Мин ана өчен киемнәр жәлләгән булып чыктым. Аның балалары хәзер минем аркада суыкта туңып йөриячәк. Теләсә нинди сүгенү сүзләре язып тутырды. Минем ирем сине табачак. Киемнәреңә буылып кат дип язып җибәргән иде.

— Бу хәлне ничек кабул иттең?

— Кешегә яхшылык эшлим дисең. Сиңа шундый җавап килә. Бик нык күңелем төште. Ул көнне яныма кайнанам килгән иде. Ул тынычландырып утырды. Яхшы бер киңәш бирде. «Кызым, юләр кеше белән дөнья тулы. Һәр юләр өчен яшь коеп утырсаң, алга таба ничек яшәргә кирәк» диде. Шул сүзләр миңа ярдәм итте. Әлегәчә ярдәм итеп килә.

«Бала памперсын йөземә ташлады»

Исеме үзгәтелде. Бу Казанда булган хәл. Богдан бу хәлне хәзер көлеп сөйли. Ләкин ул вакытта җирәнүдән җир тишегенә төшеп китәрдәй булган.

«Ял көнне мин гаиләмне алып кафега барырга булдым. Улымның туган көне иде. Кафедан соң паркка йөрергә киттек. Кечкенә кызым яныбызда әйләнеп йөгереп йөрде. Бер эскәмиягә ял итәргә утырдык. Каршы эскәмиядә бер балалы хатын утыра. Ул безгә балаларыгызны тынычландырыгыз, улымны уятасыз дип әйтте.

Мин килештем. Кызыма тыныч кына уйнарга куштым. «Кечкенә генә сабый йоклый, уятма» дидем. Кызым тыныч кына уенчыгы белән уйнап утыра башлады. Улым яныма йөгереп килгәндә егылып, аягын авырттырды. Мин тизрәк аның янына йөгердем. Хатыным кызым янында калды. Аягыннан кан ага башлагач, ул елый башлады. Улымның елаган тавышына теге хатынның баласы да уянды. Ул баласы елый башлауга ук безгә җикеренә башлады. «Этеңне тынычландыр» дип миңа кычкырды. Ачудан күз алларым караңгыланды. Хатын-кызга гомеремдә дә кул күтәргәнем булмады. Бу хатынга берне китереп сугасым килде. Үземне көчкә тыеп калдым. Улым кулыма ябышты.

— Нишләргә булдыгыз?

— Янына бардым. Минем балага теләсә нәрсә әйтәсе булма дидем. Ул какырып битемә төкерде. Битне сөрткән арада, баласының пычранган памперсын алып йөземә ташлады. Кычкыра-кычкыра, баласын алып йөгерде. Мондый хатын-кызларны беренче очратуым. Адекват булмаган аналар моның кадәр була ала дип башыма да килмәде.

«Мин - Ана, мин яхшырак беләм»

Әлеге хәлне балалар терапевты сөйләде. «Бер ана баласы белән килде. Баланың бот аралары кызарып беткән иде. Мин аңа кирәкле дарулар язып бирдем. Тиешле дәрәҗәдә карарга да рөхсәт итмәде. Балама кулыгыз белән кагылмый гына карагыз диде. Мин аптырап калдым. Мин ничек итеп баланы карарга тиеш соң дигән сорау бирдем. Ул баласын кочагына алып, миңа кычкыра башлады. «Сез кемнәр белән генә эшләмисез. Минем балага берәр авыру йоктырырсыз тагын» дип кычкырды.

— Ничек карарга рөхсәт итте соң?

— Иренә шалтыратты. Балага зыян салырга теләвем турында сөйли башлады. Ярар, чакырыгыз дидем. Ире керде. Аңа монда булган хәлне аңлатып күрсәттем. Ире адекват иде. Хатыныннан баланы алды да, аңа чыгып китәргә боерды. Тегесе кычкырып елый-елый чыгып китте. Бу беренче генә булган хәл түгел икән инде. Ул гел кешеләр белән талаша. Бала тапканнан соң юләрләнгән сыман булган. Баланы иренең әнисенә күрсәтүдән бөтенләй баш тарткан.

«Хатын-кызның җәмгыятьтән сорарга хакы бар»

КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин бу темага аңлатма бирде.

«Кешеләр бу дөньяда төрле роль үти. Мәсәлән, кемдер әни, хатын, хокуклары булган гражданин. Кайбер хатын-кызлар билгеле бер роль кабул итеп, калган рольләре турында оныталар.

Хатын-кызларда әни булу — горурлык дигән фикер нык урнашкан. Әни булу чыннан да зур горурлык, хәтта ир-ат та монда бары тик бала табу өчен билгеле бер инструмент кына булып тора. Әни булу кирәк, әни булу мөһим. Кешеләр хатын-кыз үзен адекват тотмый дигәндә бу хакта оныта.

Хәзерге заманда күп кенә кызларның әни буласылары килми. Бу күренеш арта бара. Бала тапканнан соң хатын-кыз ир-аттан ярдәм көтә. Ә кайбер ир-атлар гомумән хатыннарына ярдәм итми. Аларга барысына да өлгерергә бик авыр. Кайбер хатын-кызлар бала да карарга өлгерә, иртәнге биштә торып ире өчен үзенең кыяфәтен рәтли. Хатын-кыз өлгергән эшкә, ир-ат беркайчан да өлгерә алмый. Нинди генә көчле булса да.

Ир-атлар да хәзер башка. Элек алар өйләнү, бала алып кайту турында күбрәк уйлыйлар иде. Элек ир-атның мотивациясе булган. Интим мөнәсәбәткә дә өйләнгәннән соң гына керергә яраган. СССРда өйләнгәнче секс булмаган. Ә хәзер нәрсә? Өйләнешкәнче үк йоклыйлар. Нигә аларга өйләнеп торырга? Күп очракта өйләнешкәндә дә хатын-кыз барысын да үз кул астына ала.

Әни кеше нигез булып тора. Аның җәмгыятьтән үзенә кирәк әйберне сорарга хакы бар. Ул әллә нинди авырлыклар аша узган, ярдәм күрмәгән, болар барысы да аңа зур йогынты ясый», — дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Фикер сораштыру

Мансур, 34 яшь. «Мин өйләнгән. Хатыным, өч балабыз бар. Хатыным йөклелек чорында да, аннан соң да сәерләнгәне булмады. Мин яңа гел ярдәм итәргә тырышып яшәдем. Бәлки шуңа күрә аың бу чоры әз булса да җиңел узгандыр. Миңа калса, хатын-кыз аңа булышучы булмаса гына адекват булмаганга әйләнә. Күп очракта ир-ат гаепле».

Илнур, 22 яшь. «Андый хатын-кызларны күргәнем бар. Бөтен кешегә уңайсызлыклар тудыралар. Андый аналардан нинди бала туа ала дип уйлыйм. Ул бит баласын да шулай тәрбияләячәк. Миңа калса, андый аналарга ярдәм кирәк».

Рәзифә, 20 яшь. «Андый хатын-кызларны үземнең очраткан юк. Танышларым сөйләве буенча гына кайбер хәлләр турында беләм. Андый әниләр турында ишетәм дә, авыр булып китә. Мин дә бала тапкач, шундыйга әйләнермен дип куркам. Шуңа күрә бала табасым да килми. Мин үземә дә, балага да зыян салырмын дип куркам».

Лена, 47 яшь. «Әни булу - зур бәхет. Ләкин бала тапканнан соң, бөтен кеше дә сиңа нәрсәдер тиеш дип уйлау дөрес түгел. Андый әниләр бар, алар белән таныш та. Мин аларга киңәшләр бирергә тырышам. Ирләре дә булышсыннар. Юкка гына хатын-кыз адекват булмаганга әйләнми».

Соңгы сүз, яздым, күп уйландым. Проблемага төрле яктан карарга була. Кайбер әйберләр белән килешәм, ә кайберләре белән юк. Әни булу- горурлык, зур бәхет. Килешәм. Бала тапкан әнигә барысы да нәрсәдер тиеш? Килешмим. Бу дөньяда беркем дә беркемгә дә берни тиеш түгел. Моны да онытмаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100