news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балаңны акыллы итәсең килсә, йомырка ашат!

Йомырка ашаган балалар организмының үсеше, башка балалар белән чагыштырганда, 1,47 тапкырга яхшырган.

news_top
Балаңны акыллы итәсең килсә, йомырка ашат!
https://pixabay.com/ru

Американың Сент-Луис шәһәрендә Вашингтон университеты белгечләре йомыркаларга махсус тикшеренү үткәргәннәр. Галимнәр, 6 айдан 9 айга кадәрге сабыйларның рационына ярты ел дәвамында бер йомырка кертеп, балаларның үсешен күзәткән, дип хәбәр итә «Собеседник».

Экспертлар әлеге сабыйларның үсеше яшьтәшләреннән узып китүен сизгән. Университет вәкиле Лора Айаннотти билгеләп үткәнчә, балалар организмының үсеше, башка балалар белән чагыштырганда, 1,47 тапкырга яхшырган.

Беләсегез килсә, йомырканы иң күп ашаучылар Япониядә яши икән. Хәзер инде японнарның нигә шундый акыллы булуларын аңлагансыздыр…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар