Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала мәете елгада табыла». Үги ата балаларын кыйнаганда, әни кеше ярдәм итмәгән

news_top_970_100

Черняховск шәһәрендә үги атасы үтергән 7 яшьлек малайның анасын тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Бу хатынга карата җинаять эше ачылган. Ведомство белешмәсе буенча, әни кеше, ире белән бергәләп, 2023 елның февраленнән 2025 елның февраленә кадәр даими рәвештә малайны да, аның 12 яшьлек апасын да кыйный, балаларга су бирмиләр, кимсетәләр.

2024 елның декабрендә үги ата кызының кулын имгәтә, әни кеше исә хастаханәгә мөрәҗәгать итми. 2025 елның 1 февралендә хатынның ире аның 7 яшьлек улын кыйный, әни кеше балага ярдәм итми, аны куркынычта калдыра.

7 яшьлек малай югалуы турында 3 февральдә билгеле була. Анасы һәм үги атасы сүзләренчә, 1 сыйныфта укучы малай ата-анасы белән талашып, өйдән чыгып киткән. Аны полиция, коткаручылар, волонтерлар эзли.

Полиция хезмәткәрләре баланың анасын сораштыргач, эзләү туктала – баланы үги ата үтергән булып чыга. Ир-ат гаебен таный, мәетне яшергән урынны күрсәтә. Ул баланы елгага ыргыткан.

Үги ата сүзләренчә, ул малайны физик күнегүләр ясарга теләмәгән өчен кыйнаган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100