Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала әлегә кадәр ашап туя алмый». Исерек ата, баласын онытып, Яңа елны бәйрәм иткән

Яңа ел төнендә баланың атасы элемтәгә чыгудан туктый.

news_top_970_100
«Бала әлегә кадәр ашап туя алмый». Исерек ата, баласын онытып, Яңа елны бәйрәм иткән

Башкортстанның Баймак районында Яңа ел алдыннан югалган ике яшьлек баланы тапканнар, дип яза РИА Новости.

Бала югалу турында аның әнисе Лилия Р. хәбәр итә. Ул ире белән рәсми аерылышмаган булса да, бергә яшәмәгәнәр. Яңа ел алдыннан уртак балаларын ире алып китә, 2 гыйнварда китерәчәген әйтә һәм бүтән элемтәгә чыкмый. Лилия туганнары, якыннары аша эзләп тапмагач, полициягә гариза яза.

Ана баласын Сибай шәһәрендә таба. Әти кеше, арендага алган фатирда бәйрәм итеп яткан. Бала берничә көн буе ач булган.

— Бала ач, туңып беткән иде, ә элекке ирем исерек, йоклап ята. Баланы өйгә алып кайттым, әлегә кадәр ашап туя алмый, — дип сөйли хатын.

— Ирем әлегә кадәр айнымады, шуңа күрә сөйләшеп булмады. Элегрәк без ул бала белән очрашып торыр дип килешкән идек, хәзер очрашуларны суд аша тәртипкә китерәсе булыр, — дигән ул.

«Вести-Башкортстан» язуынча, баланың әтисенә карата административ эш башланган. Аңа штраф салачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100