Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошокларның сыйфаты нинди?

Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошокларның сыйфаты нинди?

news_top_970_100
Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошокларның сыйфаты нинди?
Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошоклар гади кер юу порошокларыннан күпкә универсальрәк: алар тапларны яхшырак бетерә, тукыманы туздырмый, азрак күбекләнә, йомшаграк, кер юу машинасын саклый. Мондый нәтиҗәне Роскачество оешмасы ясаган.

"Балалар киеме өчен порошокны тикшерү аларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын күрсәтте. Моннан тыш, алар токсикологик сыйфатлар буенча да куркынычсызрак икән", - диелә Роскачество хәбәрендә.

Оешма Россия, Германия, Белоруссия, Астралия, Израил, Испания, АКШ, Көньяк Кореяда җитештерелгән 22 маркалы порошокны тикшергән. Аларның барысы да куркынычсызлык таләпләренә тулы килә дип табылган, алар күзне һәм тән тиресен әчеттерми, тын юлына керми, матдәләр алмашын бозмый, аллергия китереп чыгармый. Иң яхшысы дип Роскачество белгечләре Россиядә җитештерелгән бер марканы атаганнар.

Белгечләр бу порошоклар белән кер юып караган. Майлы тапларны 14 порошок бетергән, аксым таплары 17 порошокка бирешкән, ә мотор мае, тир, кан, сөт, крахмал, чәй һәм туфрак тапларын 5 порошок юып алган.

Юганнан соң кернең катылыгы буенча тикшерүне 18 порошок үткән, катылык 2% артмаска тиеш икән.

Моннан тыш, белгечләр 40 градуслы суда бер үк әйберне бер үк порошок белән 25 мәртәбә юганнар. Бары тик бер порошоктан соң гына кием сорырак төс алган.

Белгечләр порошокларның күбекләнүен дә тикшергәннәр. 11 марка күбекләнү таләпләренә туры килми булып чыккан. Шул ук вакытта порошокларның күпчелеге кер юу машинасының җылыткыч элементлары өчен куркынычсыз дип табылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100