Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала кайгысы...

25 яшьлек Камилә төнлә вафат булган, ә иртән улы үлгән әнисенең күкрәк сөтен имеп яткан.

news_top_970_100

Сәрия ике кызын да ялгыз үстерде. Ире иртә вафат булды, әмма ул ирсез тормады. Акча белән ярдәм итәрлек ирләрне күзләде. Кызлар үги әти тиешлеләрне күп күрде...

Беркөнне Сәриянең 23 яшьлек кызы егете белән яшәргә җыенуын, әле ул гына түгел, алар яши торган фатирның бер бүлмәсендә яшәргә теләвен әйтте. Ана кеше ризасызлыгын белдерә алмады. Яшьләр өч бүлмәле фатирның иң зур бүлмәсен — залын сайлап алды. Алар шунда үз көйләренә, үзләренчә яшәп ятты. Фатирның бер бүлмәсендә Сәрия йортка керткән ире Гомәр белән яшәсә, икенче йокы бүлмәсе 20 яшен тутырып килүче кызыныкы иде.

Сәрия белән кече кызы еш кына Гомәрнең әти-әнисе янына, авылга кайтып йөрделәр. Кызы Камилә эшкә дә тере, чая да, сүзгә дә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Бу җәйдә дә Камилә «КАМАЗ» арбасына менеп басып, печән таптап торды, астан аткан печәнне алып арбага тыгызлап тутырды, аннары шул өс киемнәре белән генә елгада су да коенды. Гомәр абыйсы Камиләне эшчән булуы өчен ярата иде. «Бер дә Казан кызы», дип әйтмәссең дип мактап алды.

Октябрьнең шыксыз, яңгырлы көне иде. Камилә бүлмәсендә елап утырганда апасы килеп керде. Апасы сеңлесендә үзгәрешләрне сизә иде, әмма сүз башларга кыймый йөрде. Бүген барысы да ачыкланды, Камилә йөклелекнең сигезенче аена чыккан. Апасы бу хәбәрне әнисенә җиткерергә тиеш иде… Әмма әйтә алмыйча, тагын бер атна узып китте.

Камилә бу халәтен җиңел кичерде. Авылга кайткач та, җәйге челлә дип тормады, йөк машинасына сикереп менде, сикереп төште, печәнен таптап, төяп торды. Өстенә ирләр күлмәге киеп куйган кызның, бала көтүен беркем дә сизенмәде.

...Сәрия, бу хәбәрне ишеткәч, иләсләнер хәлгә җитте. Ә баланың атасын төрмәгә утыртуларын белүгә беренче сүзе — аборт булды. Әмма бу адымга барырга соң иде.

Ана кешенең икенче сүзе — «табасың, әмма өйгә алып чыкмыйсың».

«Ул баланы нинди акчага үстермәкче буласың? Көллиятне тәмамлый алмыйсың? Эшең юк, акчаң юк. Мин вакытыннан алда пенсиягә чыгып, бала карап утырырга җыенмыйм», — диде ике бала анасы, елый-елый.

Сәрия танышларының танышлары белән оныгы тугач та аны кызына күрсәтмәү, бала тудыру йортында калдырып чыгу турында сөйләшеп куйды.

Камилә бүлмәсеннән чыкмаска әйләнде. Апасы аңа җиләк-җимеш ташыды, урамда йөреп керергә чакыра, кәефен күтәрергә тырышты.

Сәриягә дәү әни булуы, сау-сәламәт, таза малай тууы турында хәбәр иттеләр. Ул бу хәбәргә битараф иде. Ә Камилә үз кичерешләрен үзе генә белде, ул өйгә ялгыз кайтты. Бала тудыру йортында ул 9 ай йөрәге астында йөрткән сабыен күрсәтүләрен сорады, әмма аны «ишетмәделәр».

…Бу хәлләрдән соң өч ел вакыт узды. Сәрия өч бүлмәләрен фатирын ике бүлмәлегә алыштырды. Олы кызына аерым фатир алырга булышты.

Кече кызы Камилә дә кияүгә чыга. Ире белән уртак җимешләре — Камил улы тугач, аның башында гел бер уй була. Иренә беренче улы турында ничек әйтергә, ничек аны гаиләгә алырга күндерергә! Үзе яңа туган сабыена карый, үзе бала тудыру йортында калдырып чыккан улын уйлый.

Соңрак ул олы улы турында белешеп карый, әмма аңа бары тик «гаиләгә алдылар» дип кенә әйтәләр.

Камил дә нәкъ әнисе кебек шук бала булып үсә, барысын үзенә каратып тора. Камилә белән ире уллары өчен барысына әзер була. Сәрия дә вакыты булган саен оныгын карашырга бара.

...Камилә соңгы вакытта башы еш авыртуга, йөрәге борчуы турында әнисенә әйтә килде. Яллардан соң хастаханәгә барырга сөйләшәләр.

Шимбә Сәрия белән Гомәр авылга кайтып китте. Ә якшәмбе иртән Сәриягә кияве шалтырата һәм коточкыч хәбәр җиткерә - Камилә иртән йокыдан уянмаган.

...1,5 яшьлек Камил иртән ашыйсы килеп уянган да, әнисе куенына сыенып, күкрәк сөтен имәргә тотынган. Бала күпме шулай яткандыр, аннары еларга тотынган. Бала тавышына ире уянып, хатынына дәшкән. Ә Камилә йокыдан торырга да уйламый. Ире хатынын селкетә башлый һәм аның «мәңгегә йокыга талганын» аңлап сикереп тора. 25 яшьлек Камилә төнлә вафат булган һәм улы үлгән әнисенең күкрәген имеп яткан.

Сәриягә сайлау мөмкинлеге калмый, ул оныгын карау өчен эштән китә, кияү аларга яшәргә күченә. Алар төне буе әнисен юксынып, күкрәк сөте «сорап» үксегән баланы чиратлап карап чыга. Диванның бер ягында Сәрия, уртада нәни Камил, икенче ягында аның әтисе ята. Бу йортта Сәриянең ире Гомәр үзен артык итеп тоя башлый һәм, әйберләрен җыеп, чыгып китә.

Кызын югалту кайгысыннан, бала көйләп, Сәриянең дә сәламәтлеге какшый. Ул үзе исән чакта оныгын тәрбияләргә тырышачагын, ә киявенә яшь чакта үз тормышын көйләргә куша. Кияү икенче гаилә кора, әмма улы янына килеп йөри. Гомәр дә ара-тирә килгәли башлый, килгән саен балага уенчык, тәмле ризыклар алып килә. Камил дә бик якын итә Гомәр абыен, чөнки әбисе артыгын узындыра алмый, әтисенең икенче гаиләсе бар.

Гомәр үзе бала җанлы кеше булса да, үз баласы булмый. Яшьлектә сөйгән яры ул армиядән кайтканчы икенчегә кияүгә чыккач, ул өйләнмичә кала. Балалы хатыннарга йортка кереп, ул үстерешкән балаларның төгәл санын үзе дә белми инде. Ул Сәриядән чыгып киткәч, икенче хатын белән яши, әмма хезмәт хакы алуга Камил янына барып килә. Гомәрнең ятим баланы сөендерәсе килә. Камил күчтәнәчләрне карый да: «барысы да миңамы, миңа әнинең дә (ул әбисенә әни дип үсә) һәм әтинең дә беркайчан да бу кадәр әйбер биргәне юк», — дип куана.

«Эх, Камил! Әниең исән булсамы? Әтиең дә яныңда булыр иде. Алар сине бәхетле итү, куандыру өчен нәрсә генә алып бирмәс иде», — дип уйлап, авыр тойгылар белән кайтып китә Гомәр.

Менә бит ничек… Кайчандыр беренче оныгын тәрбияләргә теләмичә, балалар йортында калдырткан Сәрия кызын югалта һәм икенче оныгын ялгыз үстерергә мәҗбүр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100