Бала карават рәшәткәсенә кысылып үлгән
Башкортстанның Гафури районы Красноусольский авылында 2018 елның 1 гыйнварында фаҗигале хәл була.
![Бала карават рәшәткәсенә кысылып үлгән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/1/19/0b30f6ad0e5dacb85e66985f3068df81445972328a4efa53423c566b6c74.jpg)
Балалар караватына салынган бер яшьлек баланы бер мизгелгә күз угыннан ычкындыралар. Ул балалар караватының рәшәткәсе арасына башын тыга һәм кысылып кала. Аны әти-әнисе күреп алганда, ул инде буылып үлгән була.
Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Абрамова әйтүенчә, гаиләне начар дип әйтеп булмый. Хәзер экспертиза үткәрелә.