Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала караучы хатын авыру малайны вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
Бала караучы хатын авыру малайны вәхшиләрчә үтергән
"Татар-информ" архивы

Симферополь шәһәрендә 62 яшьлек хатынны хөкем иткәннәр. Ул бала караучы булып эшли, үзе карый торган 7 яшьлек малайны вәхшиләрчә үтерә. Бала җитди авыру була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 2021 елның 12 ноябрендә була. Няня хатын моңа кадәр дә баланы кыйнап тора. 12 ноябрьдә исә ул баланың башына кулы белән берничә тапкыр суга, аннары каты өслекле диванга алып бәрә.

Инвалид бала бу җәберләүгә түзә алмый, ул ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак була.

Симферопольнең Киев район судында бу эшне присяжныйлар карый. Алар бала караучы хатынны «сәламәтлеккә алдан уйлап зыян китерү, саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таба. 

Хәзер карарны суд чыгарырга тиеш. Бу маддә буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100