Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала караучы кыз керфек ясатырга чыгып киткәч, фатирда ике сабый янып үлгән

news_top_970_100
Бала караучы кыз керфек ясатырга чыгып киткәч, фатирда ике сабый янып үлгән
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә янгында 1 яшьлек кыз һәм 2 яшьлек малай янып үлгән. Абыйлы-сеңелле ике баланы әти-әнисе бала караучыга калдырып киткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 яшьлек Евгения ике баласы белән Тогучино шәһәреннән Новосибирскига күченеп килә. Алар фатир арендалап яши. Янгын вакытында Евгения эштә була. Аның дус кызы бала караучы вазифаларын башкара. Ләкин янгын чыкканда сабыйлар өйдә ялгыз була. Бала караучы хатын матурлык салонына чыгып киткәч, бер бүлмәдә диван тирәсендә ут чыга.

Евгениянең олы кызы Тогучино шәһәрендә калган, аны биологик атасы тәрбияли. Ә нәни кызы һәм улы хатынның үзе белән була.

«Ул олы кызына ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Бер төрле хисапта да тормый. Якынча белешмә буенча, катлаулы хәлдә дә калмаган», – дигән бала хокуклары буенча вәкил Надежда Болтенко.

Тогучинода күп балалы ана төнге клубта официант булып эшли. Новосибирскида нишләгәне билгесез, төрле районнарда фатирлар арендалый. Первомайский районына күченгәнче гаилә башта – Совет, аннары Октябрь районнарында яши.

20 декабрьдә хатын өйдә булмый, балалар аның дус хатыны белән кала. Ул инде берничә тапкыр няня вазифасын башкара. Акчагамы әллә бушкамы икәнен тикшерүчеләр ачыклый.

«Янгынга кадәр бер атна чамасы әни кеше өйдә булмаган. Балалар гел аның дусты белән булды. Бу кызга чыгып китәргә кирәк булгач, ул башта Женяга шалтыраткан, ул кайта алмаган. Аннары балаларның атасына шалтыраткан, ул да кайта алмаган. Әти белән әни кешеләр бергә яшәми. Аннары няня җыенган да чыгып киткән», – ди гаиләнең танышлары.

«КП-Новосибирск» сайтына интервьюда балаларны анасы әйткәнчә, няня «керфек ясатырга чыгып киткән».

Төш вакытында күршеләр фатирдан төтен чыкканын күреп ала. Янгын сүндерүчеләр килә, алар балаларны фатирдан алып чыга, тик коткара алмыйлар. Малай да, кыз да һәлак була.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100