news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала карау өчен түләнә торган больничныйны 30 көнгә кадәр арттыралар

news_top

Россиядә бала карау өчен түләнә торган больничный чорын 30 көнгә кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

«Баланың авыруына һәм яшенә карап, ел дәвамында 45 көннән алып 120 көнгә кадәр түләнә торган больничный бирелә. Кайбер очракларда баланың тулысынча савыгуы өчен күбрәк вакыт кирәк була, хәтта каралган иң озын вакыт та җитмәскә мөмкин. Ата-аналарга эшкә чыгарга туры килә, чөнки вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр инде бирелми», — дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы.

«Ата-аналарга ярдәм итү өчен, һәр чорны елга 30 көнгә арттырачакбыз һәм финанс ярдәмен дә шул ук вакытка озайтачакбыз. Бу, әлбәттә, гаиләләр өчен өстәмә ярдәм булачак», — дип ассызыклады Михаил Мишустин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар