news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала карау өчен больничный ничек түләнә?

news_top

Россиядә бала карау өчен бирелә торган больничный буенча түләүләрнең күләме баланың яшенә һәм ата-ананың иминият стажына бәйле. Бу хакта билгеле сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән «РИА Новости» яза.

8 яшькә кадәрге авыру баланы караган очракта, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие ата-ананың иминият стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә.

Әгәр балага 8 яшь яки аннан да күбрәк булса, түләүне исәпләгәндә иминият стажы исәпкә алына. Амбулатор дәвалану вакытында беренче 10 календарь көн өчен пособие стаж дәвамлылыгына бәйле рәвештә түләнә, ә аннан соңгы көннәр өчен уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә билгеләнә.

Бала стационарда яки көндезге стационар шартларында дәваланган очракта, түләү күләме тулысынча иминият стажына бәйле була.

Иминият стажына карап пособие күләме түбәндәгечә билгеләнә:

  • 8 ел һәм аннан күбрәк стаж булганда — уртача хезмәт хакының 100 проценты,
  • 5 елдан сигез елга кадәр стаж булганда — 80 процент,
  • 5 елдан ким стаж булганда — 60 процент.

Южалин шулай ук пособие исәпләү өчен уртача хезмәт хакы соңгы 2 календарь ел нигезендә билгеләнүен искәртә. Шул ук вакытта түләүләр суммасы ел саен аерым билгеләнә торган максималь чикләр белән чикләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар