news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бала караган пенсионерга кайсы очракта өстәмә акча бирелә?

news_top

Пенсионер бала караган очракта, аңа өстәмә акча бирелә. Акча 18 яшькә кадәр, ә инде студент булса, 23 яшькә кадәр түләнә.

Баланың «иждивениедә», ягъни нәкъ менә пенсионер тәрбиясендә булуы шарт.

Өстәмә түләү страховая пенсиянең 1/3 өлешенә тигез һәм һәр балага бирелә (3 баладан артык икән, 3сенә генә бирелә). Максималь суммасы да бар – 7200 сумнан артмый.

Студент булган очракта, студент икәнлеге турында белешмә кирәк. Шулай ук баланың шушы пенсионер карамагында икәнен раслаучы документлар.

Студент эшләгән очракта, ул иждивенец саналмый.

Бала инвалид булса, аның укуы-укымавы исәпкә алынмый.

Түләүне алу өчен пенсия фондына яки Госуслуги порталына гариза язарга кирәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар