Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала көтүче Ксения Собчак ире белән сәхнәгә чыккан

Ксения Собчак һәм Максим Виторган хәйрия концертында катнашканнар.

news_top_970_100
Бала көтүче Ксения Собчак ире белән сәхнәгә чыккан
Җәнҗаллы алып баручы халык алдына үзенчәлекле фасондагы күлмәктән чыккан. Аңа карап, фанатлары нәтиҗә дә чыгарып куйганнар: Ксения тагын бала көтә.

“Эрмитаж” бакчасында “Игелекле эшләр бюросы” фонды әзерләгән хәйрия чарасы узды. Оешма ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны кайгырта.

Алар Россиянең өч төбәгендәге биш балалар йортына ярдәм итә. Игелекле эшләр бюросының төп юнәлеше – яшүсмерләрне (гаиләләргә сирәк алына торган балалар) бар яклап та олы тормышка – һөнәри һәм гаилә тормышына әзерләү.

Концертта күп кенә танылган шәхесләр катнашкан. Ләкин тамашачыларның игътибарын президентлыкка кандидат булган һәм танылган алып баручы Ксения Собчак җәлеп иткән. Ксения халык алдына вак чәчәкләр төшерелгән яшел күлмәк киеп, үзенең ире, популяр актер Максим Виторган белән сәхнәгә чыккан. Концерт фотографияләре белән Ксения үзенең Instagram аккаунтында уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100