Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала көн саен елый». 31 яшьлек Рифат өеннән чыгып киткән хатынын эзли

Башкортстанның Кыйгы районында яшәүче 31 яшьлек Рифатны хатыны 15 ноябрьдә өеннән чыгып киткән.

news_top_970_100
«Бала көн саен елый». 31 яшьлек Рифат өеннән чыгып киткән хатынын эзли
социаль челтәрләр

Ир хатынын табуны сорап социаль челтәрләргә һәм журналистларга мөрәҗәгать иткән.

ГорОбзор язуынча, иргә мошенниклар чыккан. Бер кеше, үзен ФСБ полковнигы дип әйтеп, зур акчага хатынын табып бирергә вәгъдә итә.

«Ярты сәгать эчендә табып бирәм дип әйтте», — ди Рифат.

Ир хатынының кайда икәнен белмим дип яза. «Ул баланы җәберли. Кыз елый, өйгә кайтасым килә ди. Ә суд гаризаны алмый, чөнки аны чакырыр өчен кайда икәнен белмиләр. Хатынның кыз һәм ир туганы белән сөйләштем, алар барында бала өйгә, әти янына кайтасым килә дип елаган», — ди Рифат.

Ир берничә тапкыр баласы белән видеоэлемтә аша сөйләшә алган. «Кызым әнисенең телефонын алып берничә тапкыр шалтыратты, сөйләштек. Әнисе аннары телефонны тартып алды», — дип сөйләгән ир.

Хәзер ир белән хатын социаль челтәрләрдә генә аралаша. Алар талаша, ә һәр якның яклаучылары һәм каршы килүчеләре бар.

Хатыны Рушания баланың өенә кайтасы килмәве турында һәм ни өчен өйдән чыгып китүе хакында яза.

«Бу кеше безнең кайда икәнне ачыкларга тели. Аның халыкка мөрәҗәгате — уен гына. Мин балага аның белән телефоннан аралашуны тыймый. Бала белән күрешергә дә тыймый идем, яный башлагач, китәргә мәҗбүр булдым. Суд карары чыккач, күрешү графигын билгеләр», — дигән ул.

«Рушания, бу бит хатын-кызларча үч алу. Әскәр Якупов сине кулланды да, ташлап китте, Миңа хәзер кирәгең юк, син миңа кәҗәгә баян ничек кирәк булса, шулай гына кирәк. Ә синең кулыңда бала бар, шуңа гына син әле кемгәдер хаҗәт, ә болай тьфү сиңа! Синең өчен бу уен, ә минем өчен — яраткан кызым. Син баланы бомжатникларда яшәтеп газаплыйсың. Синең миңа кирәгең юк, бала белән күрешергә рөхсәт бир дә теләсә кем белән яшә», — дип яза ир.

«Рушания, полициягә бар!» — дип киңәш итәләр хатынга.

«Чын ир бер түшәкне бүлгән хатынына пычрак атмый, хурлык», — дип хурлаган берсе ирне.

«Ә хыянәт иткәннән соң шул түшәккә яту хурлык түгелме? Ә баланы ташлап таңга кадәр себерелеп йөрү хурлык түгелме?» — дип яза ир. «Тагын ни уйлап табарсың икән», — дип язган хатыны.

«Кыйгыча Санта-Барбара», — дип көлеп утыра кайберләре.

Ирне яклаучылар да бар.

«Әтисе белән күрешергә рөхсәт бир!»

«Син бит иреңә башка кеше белән хыянәт иткәнсең».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100