Бала күңелен кайтарган ата
Сәлимә әти-әнисе, энесе белән ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яшәде. Ә икенче бүлмәсендә күршеләр, аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, бәдрәф уртак.
Биредә аның балачагы, үсмерлек, яшьлек чоры да узды. Кысан бер бүлмә булса да, тулы гаиләдә яшәү бәхетен тойды ул.
Аннары Сәлимә кияүгә чыкты һәм кайнанасы гаиләсендә яши башлады. Яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алырга чират басты.
***
Сәлимәнең улына 3 яшь булганда әнисендә яман шеш булуы ачыклана, бер ел җәфаланганнан соң ул үлеп китә. Әнисе генә тотып торган гаиләдә ата белән улы эчүгә сабыша. Күршеләре гел зарланып участок полициясен чакыртып аптыраткач, Сәлимәнең әтисе белән улы Казан янындагы бистәдә урнашкан әби-бабайларыннан калган иске генә йортка күчә. Анда да алар шулай ук кәеф-сафа корып яшәүләрен дәвам итәләр. Баштарак Сәлимә барып хәлләрен белеп, ачуланып, кеше рәтенә китерергә тырышып йөри. Энесенә эшкә урнашырга тәкъдим итеп карый, әмма тегесенең көн саен иртән торып эшкә йөрисе килми. Очраклы «шабашка»ларга йөреп, бераз акча юнәтә. Пенсия белән «шабашка» акчасы беткәнче хәмер эчәләр дә, бераз тукталып алалар.
Сәлимә аларны җиңә алмаячагын аңлап, кулын селти, әмма гел алар өчен борчылып яши.
Ул арада Сәлимәнең гаиләсенә бер бүлмәле фатир бирәләр, икенче улы туа. Әмма бала ярымүле хәлдә була. Сәлимә судка биреп, табиблар хатасы булуын раслый. Шуннан соң түләнгән акчага баласын дәвалау курсларына йөртеп, массаж ясатып аякка бастыра.
Гомер үз көенә уза. Сәлимәнең әтисе аек вакытта, оныкларына күчтәнәчләр алып килеп йөри башлый. Кызы бу хәлләргә куанырга да курка…
…Еллар уза. Сәлимә кече улын балалар бакчасына бирә, эшкә чыгарга җыенып йөри. Әтисе бер килгәндә кызына «бакча буш тора бит, килегез, яшелчәләр утыртыгыз», дип әйтә. Сәлимә дә, ире дә бик тырыш кешеләр. Сәлимә тәрәзә төбен тутырып помидор, татлы борыч, үсентеләре утырта, яшелчә орлыклары җыя. Җәй буе әтисе яшәгән йорт бакчасында сөенә-сөенә эшли. Яшелчәсен утырта, суын сибә, чүбен утый.
Сәлимәнең кече улы авырып ала, бакчага атна буе бара алмый. Шуннан яшелчәләр дә өлгергән дип бакчага килсә, кыяр, ташкабак, помидор да юк. Сәлимәнең күңеле тула, балаларын сыйлыйм дип күпме тырышты, эштән соң бакчага йөгерде бит. Әтисе яшелчәләрне җыйган, оныклары ризыгын хәмергә алыштырган. Сәлимәнең бугазына төер тыгыла, елый да алмый, әтисенә үпкәләп бәгыре ката.
Сәлимә еллар буе әтисе һәм энесе яшәгән йортка аяк басмый. Әмма энесе белән сөйләшеп тора, аңа танышлары аркылы эшкә урнашырга ярдәм итә. Әмма энесе өч айдан артык эшләми, чөнки көндәлек кәеф-сафа корудан соң йокыдан тора алмый. Энесе апасына алар яшәгән йортта утны һәм газны өзүләрен әйтә. «Әти пенсия алгач түләгез», — ди Сәлимә. «Анда бер пенсия акчасы гына җитми инде», — дип көлә энесе. Бактың исә, алар еллар буе түләмәгән, бурычлары җыелган була.
Сәлимәнең якын кешеләренә карата бәгыре катса да, кыш җиткәч, болар нишләр дип уйлый. Шуннан кайчандыр кысанлыкта, әмма бәхетле гаилә булып яшәгән бүлмәне сатарга була. Шул акчага энесенә тулай торакта бүлмә, кирәк-ярагын алып бирә.
Ире белән әтисе яшәгән йортка бара һәм болай дәвам итә алмаячагына инана. Төне буе күзенә йокы керми, төне буе уйланып чыга ул. Ул әтисен берничә тапкыр дәвалап карый, әмма ул озакка бармый. Эчкече ата айнырга, балалар янына бер бүлмәләре фатирга килергә риза түгел. Әмма утсыз, газсыз йортта да яши алмый.
Сәлимә әтисен картлар йортына тапшыра. Мондый карарга килергә бик авыр була аңа. «Ул анда җылыда, тамагы тук, начар гадәтен дәвам итә алмый», дип үзен тынычландыра ул.
Сәлимә белән ире әтисе яшәгән йортны җыештырып чыгара, янган мунча хәрабәләрен җыеп түгәләр, утка-газга җыелган бурычларын ай саен акрынлап түли, әтисе янына барып йөри.