Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала һәм ананы чоңгыл суырды». Үсмер малай соңгы мизгелдә кулын ычкындыра да агып китә

news_top_970_100
«Бала һәм ананы чоңгыл суырды». Үсмер малай соңгы мизгелдә кулын ычкындыра да агып китә
Фото: https://altai.sledcom.ru

Новосибирскида яшәүче 13 яшьлек үсмер Катунь елгасында анасының күз алдында батып үлгән. Фаҗига Алтайның Элекмонар авылында «Зубы дракона» кыясы тирәсендә була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әлеге урын туристлар арасында популяр. Новосибирскида яшәүче гаилә Таулы Алтайга килә, базага урнаша, аннары елга буена балык тотарга киләләр. Бала ташта таеп егыла һәм суга төшеп китә. Агым бик көчле була, баланы алып китә башлый. Анасы аны коткарырга суга ташлана. Ул улына кадәр йөзеп барып җитә, малай анасына ябыша. Ләкин аларның икесен дә агым алып китә. Анда очлы ташлар була.

Катунь елгасында кешеләрне көймәдә йөртүче егет бу хәлне күреп ала, ул ярдәмгә килә.

Шаһитлар коткаручыларга шалтырата.

«Аларны көймәгә тартып алу бик кыен булды, алар шулкадәр җайсыз урында иде, аларны чоңгыл суырды. Хатынны тарттылар, бала анасының аякларына ябышып торды. Хатынны көймәгә тартып менгерделәр, ә малай кулларын ычкындырды, аны агым алып китте, коткара алмадылар. Катунь бик мәкерле елга, анда гел кешеләр батып тора», – ди шаһитлар.

Малайның мәете табылмаган, аны эзләү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100