Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала хәсрәте бирмәсен». Айгөл Бариеваның дустының 23 яшьлек кызы вафат булган

«Урыны оҗмахта, һичшиксез», — дип яза Айгөл Бариева.

news_top_970_100
«Бала хәсрәте бирмәсен». Айгөл Бариеваның дустының 23 яшьлек кызы вафат булган
Михаил Захаров

Җырчы Айгөл Бариеваның институтта бергә укыган дусты Йолдызның 23 яшьлек кызы вафат булган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Институтта бергә укыган дустым Йолдызымның менә бу чибәр Назлыгөл исемле кызы якты дөньялардан 23 яшендә китеп барды. Күңел ышанмый. Бөтен дөньяга кычкырасы килә. Тукта 2020», — дип яза җырчы.

Ул пост янына мәрхүмә кыз белән бергә төшкән фотосын куйган.

«Иң зур хәсрәт бит бу. Бала кайгысын күрергә язмасын беребезгә дә. Бу фото былтыр төшкән фотобыз. Бер очраклы очрашуда Назлыгөл минем яныма килеп: «Айгөл апа, мин — Йолдызның кызы», — диде. Мин шаккаткан идем. Әле ул кичне үк Йолдызга: «Синең шундый матур, үсеп җиткән кызыңны күрдем», — дип яздым.

Ә менә бүген, бер ел үткәч, төн уртасында елашып, бер сәгать сөйләштек. Таң ата инде. Ә йокы кермәс инде бүген. Чөнки бу хәбәргә һаман ышанасы килми. Бу — кайгыларның иң олысы. Бала хәсрәтләрен беребезгә дә күрергә язмасын. Йолдызыма, бар якыннарына бары тик сабырлык телим. Бик авыр кайгыларын уртаклашам. Башка сыймый. Нинди сүзләр язсам да аз кебек. Бу чынлап та назлы фәрештәнең урыны оҗмахта, рухы шат булсын. Урыны оҗмахта, һичшиксез», — дип яза Айгөл Бариева.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Төн уртасында тагын бер бик авыр хәбәр алдым.... Институтта бергә укыган,дустым Йолдызымның ,менә бу чибәр Назлыгөл исемле кызы ,якты дөньялардан 23яшендә китеп барды... Күңел ышанмый...??‍♀️??‍♀️??‍♀️ Бөтен дөньяга кычкырасы килә... Тукта 2020....??? Иң зур хәсрәт бит буууу....????????? Бала кайгысын күрергә язмасын беребезгә дә.. Бу фото былтыр төшкән фотобыз.Бер очраклы очрашуда Назлыгөл минем яныма килеп, Айгөл апа,мин Йолдызның кызы дип. Мин шаккаткан идем..Әле ул кичне үк Йолдызга синең шундый матур,үсеп җиткән кызыңны күрдем дип языштык.... Ә менә бүген, бер ел үткәч төн уртасында елашып, бер сәгать сөйләштек... Таң ата инде.. Ә йокы кермәс инде бүген.. Чөнки бу хәбәргә һаман ышанасы килми... Бу кайгыларның Иң олысы... Бала хәсрәтләрен беребезгәдә күрергә язмасын. Йолдызыма ,бар якыннарына бары тик сабырлык телим. Бик авыр кайгыларын уртаклашам. Башка сыймый...Нинди сүзләр язсам да аз кебек.. Бу Чынлап та НАЗЛЫ фәрештәнең Урыны Оҗмахта,Рухы шат булсын???? Урыны Оҗмахта һичшиксез....??????

Публикация от Айгуль Бариева засл.артист РТ (@aigul_barieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100