Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала сумка эчендә, әти-әнисе бер-берсенә бәйләнгән». Бер гаиләне вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
«Бала сумка эчендә, әти-әнисе бер-берсенә бәйләнгән». Бер гаиләне вәхшиләрчә үтергәннәр
https://pixabay.com/

Ленинград өлкәсендә Петербург шәһәре янында Ижора елгасында дүрт мәет табылган. Тикшерүчеләр 14 ел элек булган җинаятьне ачуда ярдәм сорый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2008 елның 12 апрелендә Ижора елгасы буенда ир-ат мәете табыла, ул пакетларга, аннары аклы-каралы җәймәгә төрелгән була. Ул скотч белән һәм автомобиль тросы белән бәйләнгән. Ир-ат ике ай чамасы элек үлгән, мәет чери башлаган, шуңа күрә аның үлеме сәбәпләрен билгеләп булмаган.

Ир-атның үләр алдыннан бик авыр хәлләр кичерүе турында аның битендә һәм аяк-кулларында бик күп тырналган эзләр һәм яралар булуы сөйли. Тагын дүрт ай узгач, тикшерүчеләр Ижора елгасы буена кабат килә. Биредә тагын ике мәет табыла.

«2008 елның 27 августында билгесез ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылды, алар суга өлешчә батырылган. Куллары һәм аяклары скотч белән бәйләнгән, гәүдәләре тукыма капчык һәм җәймә белән төрелгән, бау белән бәйләнгән. Мәетләр бер-берсенә бау белән беркетелгән һәм юл кырыена куела торган ташка тоташтырылган», – дип аңлатканнар Тикшерү комитетында.

Мәрхүмнәргә 45-55 яшь чамасы була. Аларның шәхесен ачыклый алмыйлар. 13 ел узгач, әлеге тарих тагын да серлерәк булуы ачыклана. Елгада тагын бер мәет табыла.

«2021 елның 9 октябрендә эзләү белән мавыгучы ир-ат Ижора елгасына зур магнит ыргыта. Аның ярдәмендә ул гер бәйләнгән сумка тартып чыгара. Бу сумкада бала гәүдәсе калдыклары була», – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Мәрхүмә 5-10 ел яшьлек кыз бала булып чыга. Генетик экспертиза күрсәткәнчә, 13 ел элек елгада мәетләре табылган хатын-кыз һәм ир-ат мәрхүмә баланың атасы белән анасы була. Иң башта табылган ир-ат мәете аларның туганы түгел.

Хәзерге вакытта бу кешеләрнең шәхесе ачыкланмаган. Аларның портретларын ясаганнар. Бу хакта белешмәсе булган кешеләрдән ярдәм итүне сорыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100