2 апрель иртәсендә Новосибирск өлкәсенең Каргат районы авылларының берсендә әти кеше 2 айлык кызын үтергән.
– Гаиләдә 2 бала, ул көнне иртән әниләре олы кызын бакчага илтә китә. 30 яшьлек әтиләре 2 айлык кызы белән өйдә кала, – дип сөйлиләр «КП-Новосибирск»ка җирле халык.
Аннары нәрсә булганын хәзер тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.
– Кыз елаган, аңа комачаулаган, диләр. Әтисе, елавыннан туктатырга теләп, балага суккан, – дип өсти алар.
Өйгә кайткач, әнисе җирле табибка шалтыраткан, һәм ул инде «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар берни белән дә ярдәм итә алмаган, бала инде үлгән булган.
– Икенче көнне әтиләрен кулга алдылар, ул баланы үтерүен таныды, – дип сөйли Югары Каргат авылы халкы.
Яшь гаилә авылга 2 ел элек Новосибирскидан күчеп килгән булган, исәптә тормаган.
30 яшьлек ир җирле мәктәптә каравылчы булып эшләгән, ул икенче төркем инвалид булган. Хәзер «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.